Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры Ирек Ялалов вазифасыннан китте


Ирек Ялалов
Ирек Ялалов

Уфа шәһәре шурасы депутатлары мэр Ирек Ялаловның вазифасыннан китү мөрәҗәгатен кабул итте.

Уфа мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов билгеләнде. Әлеге карар 27 сентябрьдә шәһәр шурасы утырышында кабул ителде дип яза "Башинформ".

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, "Бердәм Русия"нең Башкортстан бүлеге утырышында Ирек Ялалов намзәте Федерация шурасына тәкъдим ителде.

Ялалов беренче тапкыр Уфа мэры булып 2012 елда сайланды. Аңа кадәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

Башкортстанның кайбер басмалары Ялаловның китү сәбәпләрен Рөстәм Хәмитов белән ике елга сузылган низагы белән бәйли.

XS
SM
MD
LG