Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Солсберида агулауга катнашы булган өченче кешенең кем булуы ачыкланган


Скрипальләргә һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр
Скрипальләргә һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр

Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда өченче кеше катнашкан, ул Русиянең хәрби күзләү офицеры булган дип фаразлана.

Британия махсус хезмәтләре элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән өченче кешенең кем булуын ачыклаган. The Telegraph мәгълүматынча, ул - Русия хәрби күзләү офицеры. Ул Солсберига алдан килеп, тирә-якны тикшергән һәм һөҗүмне планлаштырган дип фаразлана. Басма бу кешенең исемен атамый.

Сентябрь башында Британия прокуратурасы Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Үзләрен Александр Петров һәм Руслан Боширов дип атаучылар 13 сентябрь RT телеканалына бердәнбер интервью бирделәр. Алар анда үзләрен бизнесмен дип танытты һәм Солсберига туристлар буларак баруларын әйтте. Шул вакыттан бирле Петров һәм Боширов медиа белән элемтәгә кермәде, аларның кайда булуы билгесез.

Bellingcat һәм The Insider Руслан Бошировның кем булуын ачыклаулары турында белдерде. Боширов исеме астында күзләү идарәсе полковнигы, Русия каһарманы Анатолий Чепига яшеренгән дип фаразлана.

Русия җитәкчелеге Скрипальләрне агулау гаепләрен кире кага һәм британ ягыннан Русия белгечләрен һөҗүмне тикшерүгә кертүне сорый.

XS
SM
MD
LG