Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия хастаханәсендә мәрткә киткән Руслан Сабаралиев Омскига кайтарылды


Августта Русланның туганнары ярдәм сорап Омски өлкәсенең хакимият бинасы янында пикет уздырган иде.

Германия хастаханәсендә комада ятучы Русия ватандашы Руслан Сабаралиев туган ягы Омскига кайтты. Аны гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең махсус очкычы белән алып кайтканнар.

Германиядә хастаханәдә Руслан ике ай яткан. 19 сентябрьдә генә реанимациядән палатага күчергәннәр. Русланның туганнары Русиянең Германиядәге илчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр, федераль һәм төбәк сәламәтлек саклау министрлыкларыннан да ярдәм сораган. Шулай ук Русиядәге һәм Германиядәге журналистларга да хәбәр иткәннәр. Русланның шушы авыр хәлдә калуы турында мәгълүмәт чаралары язып чыккач кына, Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы медицина җиһазлары куелган махсус очкыч җибәреп, Русланны Һанновер шәһәренә китергән. Анда аңа өч операция ясалган. Якыннары сүзенә караганда, дәвалау чыгымнарын гаилә үзе күтәргән. Авыруны бер хастаханәдән икенчесенә күчерергә кем ярдәм итүен, кем дәвалау өчен түләнәчәгенә ышандырган – монысын алар һаман да белми.

Омски өлкәсендә яшәүче ике бала атасы Руслан Сабаралиев Германиядәге туганнарына кунакка килгәч ашказаны асты бизе өянәге булып, хастаханәгә эләккән иде. Хәле авыр булганга, Германия табиблары аны комага керткән булган. Моңа кадәр Русланның ашказаны асты бизе авыртканы булмаган, шуңа күрә ул чит илгә чыкканда ала торган иминият килешүенең дә җиңелчә төрен сайлаган, панкреатит авыруы ул килешүдәге исемлеккә кермәгән. Операция ясатыр өчен 3 миллионга якын сум акча кирәк иде. Руслан Сабаралиев килешү төзегән туристлык ширкәте үзенең интернет сайтында "гадәттән тыш хәл килеп туган очракта Русиягә алып кайту оештырыла", дип вәгъдә итсә дә, бу сүзеннән баш тарткан булган.

Омски өлкәсенең хакимият бинасы янында Руслан Сабаралиевның туганнары ярдәм сорап пикет уздырган иде.

XS
SM
MD
LG