Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова татарны чукындыру турында яңа китабын тәкъдим итте


Фәүзия Бәйрәмова китаплары
Фәүзия Бәйрәмова китаплары

Бәйрәмова яңа әсәрендә Чистай якларында татарны чукындыру мәхкәмәләрендә попларның исемнәре дә документлардагыча язылуын белдерә.

Әсәр “Казан утлары” журналында басылып чыкканнан соң берничә керәшен татары редакциягә шалтыратып, "Фәүзия Бәйрәмова керәшеннәрне мыскыл иткән", дип белдергән. Фәүзия Бәйрәмова китапны тәкъдим итү чарасында әйтүенчә, аның керәшен татарларын мыскыллау нияте гомумән булмаган. "Мин алар турында яратып, җәлләп яздым", ди ул.

Китап "Гөләйза" исеме белән дөнья күрде. Тәкъдим итү кичәсе Чаллының 12нче санлы китапханәсендә узды. Алып баручы Әлфия Аксуева китапка бәяләмәләргә, андагы кереш сүзләргә нигезләнеп, кайбер фикерләрне җиткерде.

Әлфия Аксуева
Әлфия Аксуева

"Романда тасвирланган вакыйгалар XIX гасырның беренче яртысында тарихи Болгар-Биләр төбәгендә, Чистай өязендә бара. Элек әби-бабалары көчләп чукындырылган татар-мишәрләрнең нәселе дә патша хакимияте һәм чиркәү өчен керәшен дип исәпләнә. Аларга ислам диненә кайту рөхсәт ителми. Моның өчен мәкруһ (чукындырудан соң ислам диненә кайтучы) татарларны Себер төрмәләре, каторгалар, монастырьларга ябу, туган авылларыннан урыс арасына сөрү, хатыннарын ирләреннән аерып урысларга кияүгә бирү, балаларын христиан гаиләләренә тапшыру көтә", дигән өземтәне укыды Аксуева.

Бәйрәмова романның төп герое – мөселман хатын-кызы Гөләйзаның чиркәү кенәгәсендә керәшен дип язылуына нигезләнеп, аны озак еллар буе мәхкәмә юлында йөртүләрен, империя кануннарында андый хатынның татар иреннән аерылырга, балаларын чукындырырга тиеш булуын белдерә. "Әмма, Гөләйза үзенең иманын, гаиләсен, балаларын яклау өчен ана арысландай көрәшә", диде Бәйрәмова.

Әсәр документларга нигезләнгәнме? Бәйрәмова әйтүенчә, "Гөләйза" китабын язу авыр да, җиңел дә булган. Ул Чистай районы Кыр Шанталасында туган, архивларда утырып мәгълүматлар туплаган Галим Хисаметдиновның "Гөләйза кыйссасы" дигән китап мәгълүматларының бик файдалы булуын искәртте. Бәйрәмова, әлеге китап язмаларыннан тыш, булган-күрсәтелгән документларны өстәмә өйрәнә, шул урыннарда кат-кат була, күп кенә архивларда утыра. Азатлык автордан китапның ничек язылуы турында сорашты.

– Гөләйза исеме китап өчен уйлап чыгарылган исем түгелме?

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Юк. Һич кенә дә юк. Урыс империясенең шушы вакыйгага кагылышлы мәхкәмә эшләре беркетмәләрендә ул үзен "Мин – Гөләйза", дип белдерә. Ә аңа "Юк, син Пелагея, диләр. Гөләйзаның әнисе Гөлзада исемле була. Аңа , "юк, син Фекла Тимофеевна", диләр. Гөләйзаның әтисе Ишмөхәммәтне мишәрләр Ишук ди. Аңа Измаил Ефремов тамгасын тагалар. Мәхкәмә беркетмәләрендәге исемнәрне, хәтта попларның исемнәрен дә шул килеш калдырдым.

– Чистай якларында татарны чукындырулар Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрендә дә бәян ителә. Архив документларында нинди дә булса уртаклыклар бармы?

– Әйе, менә монысы шактый четрекле. Гаяз Исхакый үз әсәрен язганда вакыйгалар барышын нинди дә булса документларга нигезләгәне күренми. Исхакый туган Яуширмә авылы Кыр Шанталасы белән янәшә. Шулай да Исхакыйның "Зөләйха" китабы белән минем "Гөләйза" романы арасында аерма бар. Шулай да охшашлыклар 80 процентка җитәргә мөмкин. Чөнки, бер төбәк.

– Сез Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен нык тәнкыйтьләүчеләрнең берсе идегез. "Гөләйза" китабыгызны Яхинаның ул китабына ниндидер җавап дип кабул итәргә мөмкинме?

Ул безнең тарихны белми

– Яхинаның бу китабы күптән инде аяк астында бутала. Минем үз китабымны язуда аның катнашы юк. Чөнки ул безнең тарихны белми, без аныкын белергә теләмибез. Аның китабы булса да, булмаса да, минеке чыгарга тиеш иде. Аллаһ рәхмәте белән чыкты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Фәүзия Бәйрәмова китабын тәкъдим итү чарасында татар халкының аянычлы язмышында татар хатын-кызларының зур урын алып торуын искәртте.

Чарада журналист Эльвира Фатыйхова "Әлеге китапта татар халкының ачы язмышын күрдем", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG