Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дерипаскага ярдәм өчен Русиядә төнлә сыра сату рөхсәт ителергә мөмкин


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

Русиядә АКШ чикләүләреннән зыян күргән алюминий сәнәгатенә ярдәм итәр өчен алюминий банкалардагы сыраны төнлә һәм киоскларда да сату рөхсәт ителергә мөмкин.

Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алюминий банкаларда сыра һәм аз хәмерле башка исерткеч эчемлекләрне төнлә һәм киоскларда сатуны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта министрлык әзерләгән канун өлгесенә сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Документның аңлатма өлешендә язылганча, үзгәрешләр АКШ чикләүләреннән зыян күргән Русия алюминий сәнәгатенә ярдәм итү өчен әзерләнгән. Ширкәтләрнең алюминий тауарларына ихтыяҗы кимегән дип белдерелә.

Русиядә алюминийны Олег Дерипасканың "Русал" ширкәте генә җитештерә. Апрельдә ширкәт һәм Дерипаска үзе АКШның чикләүләр исемлегенә кертелде. Дерипаска бизнесына ярдәм итүдән тыш, канун өлгесе сыра кайнату өлкәсе үсешенә ярдәм итәчәк, каты исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы эчүне киметәчәк һәм казна керемнәрен арттырачак диелә аңлатмада.

Әмма, басма язуынча, бу үзгәрешләр белән Монополиягә каршы федераль хезмәт килешми.

2013 елдан бирле кичке сәгать уннан соң Русия кибетләрендә сыра сату тыела. Сыра шулай ук киоскларда бөтенләй сатылырга тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG