Accessibility links

Кайнар хәбәр

Липецки һәм Курган өлкәләре башлыклары вазифаларыннан китте


Липецки өлкәсе башлыгы Олег Королев
Липецки өлкәсе башлыгы Олег Королев

2 октябрьдә Липецки өлкәсе губернаторы Олег Королев һәм Курган өлкәсе башлыгы Алексей Кокоринның вазифаларыннан китүе билгеле булды.

Липецки губернаторы Олег Королев Русия президенты Владимир Путиннан башка эшкә күчерүен сораган. Ул "яшьләргә юл бирергә кирәк", дип белдергән. Королев сүзләренчә, аның буынына "Липецки өлкәсен һәм илне авыр туксанынчы елларда коткарырга туры килгән".

2014 елгы сайлауда Королев 82 процент тавыш җыйган иде. Ул Липецки өлкәсен 1998 елдан бирле җитәкләде. Аның губернаторлык мөддәте 2019 елда чыгарга тиеш иде.

Дүшәмбе шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин да вазифасыннан китте. Түрә әлеге карарны "башка эшкә күчү сәбәпле кабул иткән" диелде. Әмма РБК Курган өлкәсендәге хәлләрнең начараюы Кокоринны вазифасыннан җибәрүгә сәбәп булды дип яза.

Сентябрьдә Путин Әстерхан өлкәсе, Приморски крае һәм Кабарда-Балкар республикасы башлыкларын вазифаларыннан алды.

"Ведомости" элегрәк язуынча, Русия президенты Владимир Путин киләсе сайлауларга кадәр унлап төбәк башлыгын вазифаларыннан җибәрергә мөмкин. Алар арасында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов исеме дә бар.

XS
SM
MD
LG