Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанны алу көнен искә төшерде


Татар активистлары шаһит киткәннәр истәлегенә куелган таш янында
Татар активистлары шаһит киткәннәр истәлегенә куелган таш янында

Татар активистлары 2 октябрь, иске стиль белән Казанны алу көнендә, шәһәрне яклаучылар рухына дога кылды һәм "булачак һәйкәл" урынындагы ташка чәчәкләр салды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Хәтер көне чараларын башлап җибәрде. Берлек лидерларының берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, алар Казанны яклап шаһит киткәннәр өчен куелган таш янында җыелган. "Әлеге урында һәйкәл булырга тиеш. Без бу гамәлләребез белән һәйкәлнең кирәклеген тагын бер кат искәртәбез һәм моны таләп итәчәкбез", ди акивист.

Хәтер көненә багышланган матәм чарасы быел 13 октябрьгә билгеләнгән. Ләкин төрле сәбәпләр табып хакимиятләр урам чарасын килештерүдән баш тарта. Йөреш тыелган, митинг Тинчурин бакчасында булырга мөмкин. Белдерү хатларын хакимиятләргә Татар иҗтимагый үзәге дә, "Азатлык" берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллин да керткән.

XS
SM
MD
LG