Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым яшьләре янә Казанга укырга барырга җыена


Кырым абитуриентларыннан документлар кабул итү, архив фотосы
Кырым абитуриентларыннан документлар кабул итү, архив фотосы

1-2 октябрь Акмәчеттә Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университеты укытучылары Кырым абитуриентларыннан имтихан алды. Әлеге уку йортында Кырымнан икенче югары белем алырга теләгән илле студентка урын аерылган.

Быел документларны 100гә якын абитуриент тапшырган, Кырым ягы уздырган алдан сайлап алуның ике турыннан соң 80 абитуриент калган. Сайлап алу абитуриентларның документларын карау, алар белән сөйләшү рәвешендә узган. Алдан сайлап алуда Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре катнашкан.

Сайлап алудан узган 80 абитуриент арасында Казаннан килгән укытучылар тестлар уздыра. Тестлардан узган 50 абитуриентның университетта уку, торак белән бәйле барлык чыгымнарын Татарстан үз өстенә ала. Програм нигезендә алар өч ел укып Русия кануннары шартларында эшләү һәм югары вазифалар башкару өчен белемнәрен арттырачак. Укыту читтән торып башкарылачак. Теориядән тыш студентлар төрле министрлыкларда, муниципаль берәмлекләрдә, Татарстан районнарында практик мәсьәләләр белән танышачак. Програм уңышлы булса, ул озайтыла ала, дигән иде проект башында университет ректоры Асия Тимирясова.

Бу уку йортыннан Кырым студентларының инде ике чыгарылышы (барлыгы 100 студент) булса да, анда укып чыкканнарның Кырым хакимиятләрендә урта йә югары дәрәҗәгә күтәрелгәне әлегә күренми. 2014 елда башланган бу програм Татарстан һәм Кырымның уртак проекты буларак инде өченче тапкыр башкарыла.

XS
SM
MD
LG