Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргалине камера тибындагы бүлмәгә япканнар


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Кирово-Чепецкидагы бишенче санлы колониядә утыручы "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине штраф изоляторына япканнар. Ул колония хезмәткәре белән исәнләшмәгән диелә.

Данис Сәфәргалинең хатыны Гүзәл сүзләренчә, ул бу хәбәрне 28 сентябрьдә ишеткән. Активист янына адвокаты барган. Адвокат Гүзәлгә сөйләвенә караганда, Данис Сәфәргали сентябрь ахырында теш табибы янына барганда колония хезмәткәрен очраткан һәм аның белән исәнләшкән. "Табиб кабинеты каршында Данис янына аның артыннан колониянең шул ук хезмәткәре килгән һәм "Син нишләп исәнләшмисең?" дип сораган. Ирем әйләнеп караган да: "Сез бит арттан килдегез, күрмәдем. 15 минут элек кенә исәнләштем бит", дигән", дип сөйләгән Гүзәл Сәфәргали Idel.Реалиига.

Күптән түгел Сәфәргалине, прокурор килгәч, намазын өзеп каршына барып басмаган өчен штраф изоляторына япканнар иде.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG