Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә җирләрне Чечня белән алышуга каршы халык урамнарга чыкты


Магаста митинг
Магаста митинг

Ингушетия башкаласы Магаста җирле парламент каршында республика җирләренең бер өлешен Чечня җирләренең бер өлеше белән алышуга каршы протест чарасы уза. Кораллы кешеләр халыкны тынычландырыр өчен һавага аткан дигән хәбәрләр дә бар.

Урам җыенында меңнәрчә кеше катнаша дип яза Кавказ.Реалии.

26 сентябрьдә Ингушетия һәм Чечня башлыклары Юныс Бәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров төбәкләр арасында чикләрне билгеләү турында килешү имзалады. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чарасы узды.

Рәсми рәвештә пәнҗешәмбе парламентның бу килешүне ратификацияләве игълан ителде. Кавказ Реалии язуынча исә, пәнҗешәмбе Ингушетия парламенты депутатлары Сейд-Салам Ахильгов, Евлоев Бей-Али һәм Зелимхан Оздев протестчылар янына чыгып килешүне ратификацияләү ябык тавыш бирү ысулы белән узуын белдергән. Алар әйтүенчә, 24 депутатның 15е әлеге карарга каршы тавыш биргән, дүртесе бюллетеннәрне бозган, бишесе генә хуплаган диелә.

Утырыш вакытында кораллы кешләр халыкны тынычландыру өчен һавага ут ачкан дип хәбәр итә вакыйга урыныннан BBC корреспонденты Елизавета Фохт.

ВВСның тагын бер хәбәрчесе Илья Барабанов халык каршына депутатлар чыкты, әмма алар да тынычландыра алмады дип язды.

Шулай ук пәнҗешәмбе Ингушетия Конституция мәхкәмәсе Чечня белән җирләрне алышуга каршы чыкты. Мәхкәмә рәисе Аюп Гагиевның бу хактагы тексты мәхкәмә сайтында урнаштырылган. Гагиев сүзләренчә, Ингушетия җирләрен башка төбәккә бирү референдум белән генә башкарылырга тиеш.

Экстремизмга каршы көрәш үзәге Ингушетиядә яшәүчеләргә хакимиятләр белән килештерелмәгән митингларга катнашырга ярамый дип, прокуратура кисәтүе тараткан. 3 октябрь киченнән республикада интернет эшләми.

XS
SM
MD
LG