Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чит илдән күченеп кайтучыларга ярдәмгә 9 млн сум бүләчәк


Татарстан республикага чит илдән күченеп кайтырга теләүчеләргә ярдәм програмын финанслау өчен 9 млн сум бүләчәк. Әлеге акча 2019-2021 елларга исәпләнгән.

"Коммерсант" язуынча, акчалар мәгълүмати һәм юридик ярдәм күрсәтү, күченгәч финанс яклау өчен каралган. Барлыгы Татарстанга 450 кешене күчерү күздә тотыла. Алар арасында 150 кеше програмда катнушчылар булса, 300 кеше гаилә әгъзалары булыр дип карала.

Програмда катнашу өчен әңгәмә узарга һәм нәтиҗәдә 60 балл җыярга кирәк. Аеруча югары технологияләр, медицина, мәгариф, машина җитештерү тармагындагы белгечләргә өстенлек биреләчәк.

"Әлеге балл системасы ярдәмендә без програмда катнашучылар 35 яшьлекләр булуын ачыкладык. Алар балалары булган яшьләр", дигән басмага Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Күптән түгел Азатлык Казакъстаннан Татарстанга күчеп кайтырга теләгән 41 яшьлек татар гаиләсенең әлеге програмга эләгә алмавын язган иде.

XS
SM
MD
LG