Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хастаханәгә эләккән Арча студентларында хушбуй исенә аллергия булган


Арча педагогия көллияте студентларының хәлләре начараю сәбәбе ачыкланган. Аларда сыйныф бүлмәсендә сиптерелгән хушбуй матдәсенә аллергия булган диелә.

"Бер студент хушбуй сиптергән һәм укучыларның башы авырта, күңелләре болгана башлаган. Кайберләренең кан басымнары күтәрелгән, йә төшкән. Бу кискен аллергия реакциясе икәнлеген күрсәтә. Хушбуй матдәләренең берсенә аллергия булган дигән фараз бар", дигән Интерфакска Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов.

Аның сүзләренчә, хастаханәндә тиешле чаралар күрелгәннән соң укучыларның хәлләре җиңеләйгән.

Осипов белдерүенчә, сыйныф бүлмәсеннән алынган һава үрнәкләрендә агулы матдәләр ачыкланмаган. Шул ук вакытта хушбуйны тикшерү дәвам итә. Аның кайсы матдәсе аллергия китереп чыгарганын ачыкларга тырышалар.

Хастаханәгә китерелгән 18 студент та дүшәмбе өйләренә кайтырга әзерләнә. "Бүген табиблар караганнан соң алар өйләренә җибәреләчәк. Барысының да хәлләре тотрыклы", дигәннәр республика сәламәтлек саклау министрлыгында.

Арча педагогия көллиятендә узган җомга 18 баланың хәле начараеп, хастаханәгә китерелгән иде. Мондый хәл бер кыз аудиториядә хушбуй сиптергәннән соң барлыкка килгән. Вакыйгага бәйле җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG