Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арчада балалар агуланган


16 бала район хастаханәсенә салынган.

Татарстанның Арча районында балалар агуланган. Барлыгы 18 кеше Арча үзәк хастаханәсенә китерелгән. Шуның 16сын хастаханәгә салганнар. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Балаларның хәле уртача дип бәяләнә. Әлеге хәлне министрлык контрольдә тота.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәлегендә әлеге хәлгә бәйле җинаять эше ачылган. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер студент кыз уку бүлмәсендә хушбуй сиптергән. Аның исеннән балалар үзләрен начар хис итә башлаган. Хушбуй интернет-кибет аша кайтартылган дигән расланмаган хәбәрләр дә йөри.

Һава үрнәкләре тикшерүгә алынган диелә.

Вакыйгага бәйле Татарстан прокуратурасы да тикшерү башлаган.

10-11 февраль Арча районы Казанбаш мәктәбендә укыган 36 бала агулануда шикләнелеп Республика инфекция хастаханәсенә салынган иде.

Моннан бер ай элек Татарстанның Актаныш районында инфекцион авыру белән балалар хастаханәгә эләкте.

XS
SM
MD
LG