Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына үзмәшгульлек өчен салым турында канун өлгесе кертелде


Русия думасына Татарстанда, Калуга, Мәскәү өлкәләрендә һәм Мәскәүдә үз кәсепләре белән көн күрүчеләргә салым салу турында берничә канун өлгесеннән торган документ кертелде.

Думага барлыгы өч канун өлгесе кертелде: сайланган төбәкләрдә махсус салым тәртибе булдыру проекты, бюджет һәм салым кодексларына үзгәрешләр өлгеләре. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

2019 елдан үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта керемнәренең дүрт процентын, оешмалар белән эшләүчеләр алты процентын салым буларак түләячәк дип фаразлана. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Шул ук вакытта депутларга кайбер нәрсәләрне конкретлаштырырга туры киләчәк. Бер төбәктә яшәүче үзмәшгульләр икенче төбәктә яшәүчеләргә хезмәт күрсәткән очракта салым кайсы төбәктә калырга тиешлеген хәл итәргә кирәк булачак.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин Татарстанда һәм тагын өч төбәктә үзмәшгульлек өчен яңа салым идеясен сынап карарга кушты.

Апрельдә "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслисә Латыйпова президент Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать итте. Сүз үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар турында барды. Латыйпова сүзләренчә, аларның ризыклары сыйфатсыз булырга мөмкин. Моннан тыш, вак эшмәкәрләр эре салым түләүче ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип тә зарланды Мөслимә Латыйпова.

XS
SM
MD
LG