Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat һәм The Insider: Скрипальне агулауда шикләнелгән "Петров" – ул ГРУ табибы Александр Мишкин


"Александр Боширов" һәм "Александр Петров" (уңда)
"Александр Боширов" һәм "Александр Петров" (уңда)

Сергей Скрипальне агулауда шикләнелгән Александр Петров чынлыкта табиб Александр Мишкин икәнлеге ачыкланган. Анатолий Чепига кебек, ул да ГРУ хезмәткәре диелә.

Александр Петровның чын фамилиясен Bellingcat һәм The Insider тикшерү төркемнәре ачыклаган. Александр Мишкин – Русия саклану министрлыгының баш штабы (элекке ГРУ) хезмәткәре диелә.

Мишкин 1979 елда Архангельски өлкәсенең Лойга авылында туган һәм хәрби академиядә медицина белеме алган дип белдерелә. Укыган вакытта аңа ГРУда эшләргә тәкъдим итәләр һәм 2010 елда ул Мәскәүгә китә, Александр Петров исеменә яңа документлар ала. Тикшеренү авторлары билгеләвенчә, Руслан Бошировтан аермалы буларак, Петров легендасында күп нәрсә Мишкинның чын биографиясеннән алынган – исеме, туган шәһәре, ата-аналары исемнәре.

Bellingcat һәм The Insider Мишкинның шәхесен аның белән таныш булган "күпсанлы чыганаклар" мәгълүматы нигезендә ачыклаган диелә.

Сентябрь башында Британия прокуратурасы Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Bellingcat һәм The Insider 26 сентябрьдә Александр Бошировның чын исемен ачулары турында белдерде. Тикшеренү авторлары исәпләвенчә, чынлыкта ул – ГРУ полковнигы, Русия Герое Анатолий Чепига.

XS
SM
MD
LG