Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиянең иң зур пилотсыз очкычын ясау туктатыла


Израил пилотсыз очкычы (архив фотосы)
Израил пилотсыз очкычы (архив фотосы)

Русия саклану министрлыгы илнең "Альтаир" дип аталган иң зур хәрби пилотсыз очкычын ясауны туктатырга карар кылган. Аңа өч миллиард сум акча түгелде, ул Казанда ясала иде.

Казанның Симонов исемендәге конструкторлык бюросында ясала башлаган "Альтаир" пилотсыз очкыч проектларын Екатринбурдагы Урал сивил авиация заводына тапшырырга мөмкиннәр. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Ведомости" яза. Проектка барлыгы өч миллиард сумнан артык акча салынды.

Башта бер миллиард сум бүленгән иде. 2017 елда пилотсыз очкычны очуда сынау башланды. Ләкин бюро эшләрне дәвам итәр өчен акча җитми дип белдерде һәм Татарстан хөкүмәте Мәскәүдән тагын ике миллиард сорады.

2018 елның апрелендә конструкторлык бюросы җитәкчесе Александр Гомзин кулга алынды. Ул казна акчасын максатчан кулланмауда гаепләнде. Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, Гомзин "Альтаир" өчен бүленгән бер миллиард сум тирәсе акча урлауга катнашкан.

Саклану министрлыгына якын чыганак сөйләвенчә, "Альтаир" проектын Урал сивил авиация заводына тапшырачаклар. Анда әлеге вакытта "Форпост" дронын ясау белән шөгыльләнәләр.

2011 елда Симонов исемендәге конструкторлык бюросы Русия саклану министрлыгының пилотсыз очкыч ясау өчен 1 млрд сумлык бәйгесен откан иде. 2013 елда тәҗрибә-конструкторлык эше турында биш еллык килешү төзелде.

XS
SM
MD
LG