Accessibility links

Татарстан җитәкчелеге киләсе елда дәүләт медиасына бюджетны арттыра


"Татмедиа" агентлыгы бинасы
"Татмедиа" агентлыгы бинасы

2019 елда дәүләт матбугат чараларын тотуга республика казнасыннан 1,4 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Киләсе елда Татарстан җитәкчелеге республика дәүләт матбугат чараларын тотуга киткән чыгымнарны 16,7 процентка арттырырга җыена. Әлеге мәсьәлә турында Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар комитетында фикер алышу булды, дип яза "Коммерсантъ".

Татарстан финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, матбугат чараларына бюджет чыгымнары 1,4 млрд сумга җитәчәк. Элекке елларда бу өлкәгә елына 1,2 млрд сум тирәсе бүленә иде.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин былтыр дәүләт матбугат чараларына чынлыкта 1,3 млрд сум акча китте дип белдергән. Аларның 680 млн сумы телерадиоширкәтләр, 580 млн сумы басма матбугат һәм нәшриятлар өчен киткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел үткән еллык юлламасында "Татмедиа" агентлыгына шелтә белдерде. Ялган мәгълүмат тарала икән, димәк, "Татмедиа" сыйфатлы, дөрес хәбәр бирми, дип нәтиҗә ясады ул. Шулай ук Миңнеханов министрлыклар, дәүләт идарәләренә әгәр мәсьәлә туган икән, оператив мөнәсәбәт күрсәтергә кирәклеген әйтте.

XS
SM
MD
LG