Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1552 елда шәһит китүчеләргә һәйкәл кую таләбе белән ялгыз пикет узды


Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта
Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта

Пикетны оештыручы активистлар фикеренчә, әлеге һәйкәлнең булмавы гадел түгел. Алар шулай ук "Иске таш" мәчетен төзекләндерүне дә сорый.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйк Кәримуллин 1552 елны Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куюны сорап, Татарстан президенты утырган бина каршында ялгыз пикетка чыкты.

"Безнең оешма фикеренчә, әлеге һәйкәлнең булмавы гаделсез һәм без аны кичекмәстән куюны таләп итәбез. Бу һәйкәл милли үзаңны үстерүгә, Татарстанда халыкара дуслык һәм туганлык хисен ныгытуга ярдәм итәчәк, милләтебез тарихына кызыксыну уятачак. Ул шулай ук Татарстанга һәм Казанга өстәмә рәвештә туристлар җәлеп итәчәк", дип саный активистлар.

Моннан тыш, алар әлеге пикет белән Казандагы "Иске таш" мәчетенең аяныч хәленә дә игътибарны җәлеп итмәкчеләр. "Риваятьләргә караганда, "Иске таш" мәчете астында 1552 елда һәлак булган 10 мең яугир ята, ул мәчет бүген авыр хәлдә, аңа ремонт таләп ителә. Без Татарстан хакимиятеннән ул мәчеткә акча бирүләрен, төзекләндерүләрен сорыйбыз һәм таләп итәбез", ди "Азатлык" берлеге яшьләре.

Азатлык 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл йә урам кирәкме дип Хәтер көне алдыннан сораштыру уздырды.

XS
SM
MD
LG