Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурминский: "Хәтер көне миңа кызык түгел"


Альберт Нурминский
Альберт Нурминский

Татарча рэп башкарып танылган, Instagram-да 45 меңнән артык укучысы булган автор-башкаручы Альберт Нурминский Азатлыкка Хәтер көненә ни өчен йөрмәвен аңлатты. Яшьләрнең татар тарихына ул гомумән битараф булуларын әйтә. Аларга яхшы тормыш, әйбәт машина, бүгенге көн мөһим, ди ул.

Татарстанның Балтач районы Норма авылыннан 24 яшьлек Альберт Нурминский (Шәрәфетдинов) авылда туып үсеп татар-рус телләрендә рэп башкарып танылды. Ул узган ел "Мин татарча сөйләшәм" чарасында Бауман урамында үткән зур тамашада чыгыш ясады. Аның җырларын татар яшүсмерләре телефоннан бер-берсенә җибәрә, социаль челтәрләрдә меңнәрчә, мисал өчен Instagram битендә 45 меңнән артык укучысы бар. Казан урамнарында машиналарда җырларын ишетергә була, ул күбрәк урам тормышы турында җырлый. Татарча-русча җырлар яза. Альберт катнаш гаиләдә үсә, татар телен үзлегеннән өйрәнә, үзе әйткәнчә, урамда.

Альберт башка автор-башкаручылардан туры сүзле булуы, ничек уйлый, шулай җавап бирүе белән аерылып тора. Татарлык, Хәтер көне, татар телен мәктәпләрдә укытуга карата да аның фикерләре үзгә булды.

Нурминский: "Хәтер көне миңа кызык түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

– Хәтер көне миңа кызык түгел. Ни өчен яшьләр Хәтер көненә йөрми? Чөнки ул кызык түгел, миңа кызык булса, йөрер идем. Яшьләр бүгенге көн белән яши. Аларның күбесе Явыз Иванның кем икәнен дә белми. Хәзерге яшьләргә яхшы кием, әйбәт машина кирәк. Бүгенге тормышы яхшы булса, аларга бернәрсә кирәкми. Үземә килгәндә, тарихка бөтенләй битараф димәс идем. Мин Алтын Урда чорлары белән кызыксынам, тарихка бәйле компьютер уеннары да уйныйм.

Татарстанның суверенитет көненә дә битарафмы син, хәзер ул шәһәр көненә кайтып калды. Байраклар күтәреп, республиканың бәйсезлек көнен бәйрәм итәргә яшьләргә нәрсә комачаулый?

– Шул ук чеченнар да бу көнне зурлап бәйрәм итә. Нигә бездә юк икәнен әйтә алмыйм. Дөресен әйткәндә, андый чаралар миңа да бик кызык түгел.

Пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтең?

– Әлеге тема бер караганда кызык та минем өчен, икенче караганда юк та. Чөнки безгә, яшьләргә пенсия яшенә ераграк. Әлеге мәсьәләдә бер генә фикер әйтә алмыйм. Якыннарыма килгәндә, минем әнием инде пенсиядә. Аңа 56 яшь. Шуңа күрә әлеге тема минем өчен якын түгел. Мин бүгенге көн белән яшим.

Ә сиңа нәрсә кызыклы?

– Бүгенге тормышым. Иҗат, җырларым, яхшы тормыш. Җырларым күпмедер вакыттан соң булмаска да мөмкин. Иҗатны ташласам, үземне бүтән берәр өлкәдә сынап караячакмын. Ә бүгенге көндә минем җырлар актуаль, һәм мин шуның белән яшим. Киләчәктә бәлки инглиз теленә дә күчәрмен. Чөнки бу минем балачак хыялым. Инглиз телендә җыр язып карыйсым килә.

– Татар яшьләренә милли аңны, Татарстан өчен, татарлар өчен ватанпәрвәрлекне ничек сеңдерергә?

– Минем уйлавымча, татар яшьләре өчен күбрәк татарча чаралар оештырырга кирәк. Ул дискотека булырга мөмкин. Ләкин чиген белеп, зыянга китмәслек итеп. Татарча итеп, татар телена басым ясап. Ә гомумән татар телен укытуга килгәндә, аны мәктәпләрдә кыскарттылар. Мин моңа берничек тә карамыйм. Миңа барыбер дисәң дә була. Минем өчен ул зур роль уйнамый. Чөнки мин катнаш гаиләдә үстем. Минем әти татар, әнием рус милләтеннән. Мин татар телендә дә, рус телендә дә җайлы сөйләшәм. Һәм үз киләчәгемне дә кайгыртам. Балаларымның да татар телен дә, рус телен дә әйбәт белүләрен телим. Хәзер балаларга рус телендә имтиханнар бирергә туры килә. Минем танышларым арасында чи татар кешеләре бар. Миңа алар белән кеше янында уңайсыз. Чөнки алар рус телендә дөрес сөйләшми, сүзләрнең ахыргы кушымчаларын дөрес әйтмәскә мөмкиннәр. Мин аларны кимсетеп әйтмим, тик аларның дөрес сөйләшмәве барыбер күңелгә тия.

Син татарча җырлыйсың, рус телендә дә җырларың бар. Татар теле бетеп, аудиторияң кимесә, рус телендә генә җырларга күчәсеңме?

– Минем фикерләвем рус телендә, шуңа киләчәктә мин үземне рус телендә генә җырлап сынап карар идем. Минем рус телендә язылган беренче җырым шундый зур дәрәҗәгә күтәрелде, бүген ул Русиядә популяр. Илнең төрле почмагыннан бик күп кешеләр яза. Минем бүген рус телендә дүрт җырым бар. Хәзер күбрәк урысча язам, чөнки аның таралу мәйданы, территориясе киң. Мине Русиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясарга чакыралар, тик рус телендә җырларым аз булу тотып тора. Шуңа хәзер рус телендә җырлар туплыйм. Әлбәттә, татар телендә дә җырлар булачак, тик рус телендә җырлап уңышка ирешкәч кенә. Минем миллионлаган аудиториям булгач, халыкка гади авыл малаеның, татар кешесенең ничек күтәрелгәнен күрсәтәсем килә. Мисал өчен, Мәскәүдә концертым булса, туган телемдә дә җыр башкарыр идем. Әгәр концертымда татарлар булса, аларга рус концертында татар телендә җыр ишетү йөрәккә май булыр иде минемчә. Шуңа күрә мин татар телен онытам димим.

XS
SM
MD
LG