Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: Путинның агулауларга һәм үтерүләргә катышы булырга мөмкин


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Путинның үтерүләргә һәм агулауларга катышы бармы дигән сорауга Трамп: "Әйе, булырга мөмкин. Ихтимал", дип җавап биргән.

АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путин агулаулар һәм үтерүләр белән бәйледер дип саный. Бу хакта Америка лидеры CBS телеканалында интервьюда әйтте.

Корреспондентның Путинның агулаулар һәм үтерүләргә катышы бармы дигән соравына Трамп: "Әйе, булырга мөмкин. Ихтимал", дип җавап бирде. Трамп шулай ук Русия һәм Кытай АКШ сайлауларына тыкшынган булырга мөмкин дип тә әйтте. Шул ук вакытта Пекин йогынтысы "җитдирәк проблем булып тора" ди АКШ президенты.

Америка лидеры президент сайлавында Русиядән ярдәм сорау ихтималын көлке дип тә атады.

Ни өчен ул Путинга карата кискен белдерүләр ясамый дигән сорауга Трамп үзен Путин белән аралашканда "кырыс тотуы" турында һәм июльдә Һелсинкида узган очрашуны "кырыс һәм бик яхшы булды" дип белдерде.

Узган атна матбугат чаралары Русия һәм АКШ президентлары Финляндиядә киләсе елда Арктика саммитында очрашырга мөмкин дип язды.

Август ахырында АКШ Русиянең элекке күзләү агенты Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы чикләүләр кертте. Чикләүләргә ярашлы, Русиягә ашыгыч һуманитар ярдәмнән тыш башка төрле ярдәм туктатыла. Азык-төлек, авыл хуҗалыгы тауарлары кертү, кредит һәм кредит гарантияләре бирү тыела.

Моннан тыш, корал һәм саклану өлкәсе тауарлары сатуны да туктату күз уңында тотыла. Шул ук вакыта, "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрен" истә тотып, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек чикләнмәячәк.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында берничә ай эчендә гарантияләр бирмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

XS
SM
MD
LG