Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры вазифасына дәгъва итүчеләр бәйгенең ябык булуына зарлана


Уфа шәһәре

Уфа мэры вазифасына бәйгедә катнашырга теләп 29 кеше гариза биргән. Аларның берсе - машина йөртүче булып эшләүче документларын кире алган. Дәгъва итүчеләр бәйгенең ябык булуына зарлана.

Уфа мэры вазифасына дәгъва кылучылардан гариза кабул итү тәмамланган. Шәһәр башлыгы булырга теләп 29 кеше документлар тапшырган. "Коммерсантъ-Уфа" мәгълүматларына караганда, алар арасында төрле ширкәтләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, түрәләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшсезләр бар.

Махсус комиссиягә беренчеләрдән булып гаризаны оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева тапшырды. Мэр вазифасына дәгъва кылучылар арасында тарихчылар Азамат Янгалин һәм Валерий Тимербулатов, "Русия патриотлары" фиркасенең Башкортстан бүлгесе җитәкчесе Заһир Хәкмиов, Уфаның 136нчы санлы лицее мөдире Шәмсулла Хәбибрахманов, җәмәгать эшлеклесе, юрист Рәмилә Сәетова "Опоры России" иҗтимагый оешмасың төбәк җитәкчесе Тимур Локманов, "Хәзинә" туристлык агентлыгы җитәкчесе, Уфадан Казанга сәяхәтләр оештыручы Комил Сираҗетдинов бар.

Гариза тапшыручылар бәйгенең ябык булуына зарлана. Лилия Чанышева Уфа прокуратурасына бәйге уздыруның чамадан тыш ябык булуы турында мөрәҗәгать тә җибәргән. Активистның мэр вазифасына дәгъва кылучыларның тулы исемлеген күрсәтмәү ачуын китергән.

Бәйге уздыруның ябык булуын Заһир Хәкимов та раслый. "Документлар "партизанларча" кабул ителде. Документлар тапшыру турындагы журналга имза куйганда якын көндәшләрнең исемнәрен карамакчы идем, хезмәткәр тиз генә битне каплап куйлы", дип сөйләгән Хәкимов Idel.Реалиига.

22 октябрьгә кадәр комиссия документларны тикшерәчәк һәм бәйгедә катнашучыларның исемнәрен атаячак диелә.

Бәйге әңгәмә рәвешендә 29 октябрьдә узачак. Шул ук көнне шәһәр шурасы депутатлары мэр өчен тавыш бирәчәк. Яңа башлык белән килешү төзеләчәк. Кайбер матбугат чаралары язуынча, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мэр вазифасына "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте җитәкчесе урынбасары Өлфәт Мостафин намзәтен хуплаган.

XS
SM
MD
LG