Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекама мәхкәмәсе полициядә кыйнаулар турындагы эшне яңадан караудан баш тартты


Венер Мәрдамшинны җәзалауда гаепләнгән полиция хезмәткәрләре

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Венер Мәрдәмшинның полициядә кыйналуы турындагы җинаять эшен Нефтекама мәхкәмәсеннән Янаулга күчерде.

Башкортстанның Нефтекама мәхкәмәсе башлыгы Александр Акулов эшне карауны башка мәхкәмәгә күчерүне сорап мөрәҗәгать язган. Мөрәҗәгатьтән аңлашылганча, гаепләнүче полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллин эшләгән вакытта Нефтекама шәһәре мәхкәмәсе белән даими элемтәдә булган. "Җинаять эшен кабаттан караганда бу Нефтекама мәхкәмәсе хөкемдарларының объектив булачакларын шик астына куя", Александр Акулов.

Югары мәхкәмә утырышында полиция хезмәткәрләре һәм аларның адвокатлары эшне башка мәхкәмәгә күчерүнең нигезе юк дип белдегән. Зыян күрүче Венер Мардәмшин ягы исә Акуловның мөрәҗәгатен хуплады дип хәбәр итә Җәзаларга каршы комитет вәкилләре. Алай да Югары мәхкәмә җинаять эшен карауны Янаул мәхкәмәсенә күчергән.

Быел июнь аенда Башкортстанның Нефтекама шәһәр мәхкәмәсе Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм электр белән җәзалауда гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллинны аклау карары чыгарды.​

Сентябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе әлеге карарны кире какты һәм эшне яңадан карарга кушты.

XS
SM
MD
LG