Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланучыны кыйнауда гаепләнгән Нефтекама полициясе хезмәткәрләре акланды


Илвир Сәгыйтов мәхкәмәдә (Архив фотосы)
Илвир Сәгыйтов мәхкәмәдә (Архив фотосы)

Башкортстанның Нефтекама шәһәр мәхкәмәсе Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм электр белән җәзалауда гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллинны аклау карары чыгарды.

Хөкемдар Ибраһим Даутов хөкем карарын укыганда Сәгыйтов белән Хәйруллинның Мәрдәмшинны канунсыз тоткарлауга һәм кыйнауга катнашы юк дип белдерде. Төп дәлил итеп Сәгыйтов һәм Хәйруллинның хезмәттәшләре һәм туганнарының күрсәтмәләре алынган. Алар 2016 елның 10 ноябрендә гаепләнүчеләр полиция бүлегендә эштә иде, Трактовая урамындагы полиция бүлегенә килмәгәннәр, Венер Мәрдәмшин анда китерелмәгән һәм берсе дә аны күрмәгән дип сөйләгән.

Гаепләнүчеләрнең туганнары һәм дуслары эштән соң бергә полиция көнен бәйрәм итүләре турында да белдергән. Мәхкәмә полиция хезмәткәрләренең 2016 елның 10-11 ноябрьдә телефоннан сөйләшү детализациясе дәлил булып торуын игътибарга алмаган.

Нәтиҗәдә мәхкәмә полициянең ике хезмәткәрен дә "җинаять кылуга катнашы булмауга бәйле" аклау турында карар чыгарды.

Полиция бүлеге башлыгы Илвир Сәгыйтов мәхкәмә залыннан ук азат ителде. Аның җитәкчелегендә эшләүче Радим Хәйруллинга шәһәрдән китүне тыйган карар гамәлдән чыгарылды.

Дәүләт гаепләүчесе дә, Мәрдәмшинны яклаучылар да әлеге хөкем карары белән килешмәүләре һәм аны шикаять итәчәкләре турында белдерде.

Дәүләт гаепләүчесе Александра Маликова полиция хезмәткәрләренең гаепләре дәлилләнгән дип саный һәм мәхкәмәдән Сәгыйтовны алты елга, Хәйруллинны 4,5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде.

Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллинның эшен карау 2017 елның 1 ноябрендә башланды. Мәхкәмә тикшерүе барышында 15 утырыш узды. Полиция хезмәткәрләре гаепләрен танымады.

2016 елның 10 ноябрендә Венер Мәрдәмшин өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән газаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә карата бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатынның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Мәрдәмшинның баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән. Аның хатыны Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

XS
SM
MD
LG