Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия ширкәтләренә Сүриядә эшләгән өчен чикләүләр кертергә мөмкин


Сүриянең Растан шәһәрендә Владимир Путин һәм Бәшәр Әсад рәсемнәре
Сүриянең Растан шәһәрендә Владимир Путин һәм Бәшәр Әсад рәсемнәре

Шулай ук Русия һәм Иран ширкәтләре эшләгән Сүрия районнарына ярдәм итүдән баш тарту ихтималы да карала.

АКШ Сүриядә эшләүче Русия һәм Иран ширкәтләренә чикләүләр кертергә мөмкин. Президент Дональд Трамп идарәсе бу хакта тиешле план әзерли дип хәбәр итә NBC News телеканалы.

Чикләүләр беренче чиратта Сүрияне торгызуда ярдәм итү проектлары белән шөгыльләнүче ширкәтләргә кертелергә мөмкин. АКШ шулай ук Русия һәм Иран ширкәтләре эшләгән Сүрия районнарына ярдәм итүдән баш тартырга да җыена.

Сишәмбе Вашингтон Иранның 20 ширкәте һәм банкларына чикләүләр кертте. Америка хакимияте мәгълүматынча, алар Ислам инкыйлабы сакчылары корпусына кергән бер кораллы төркемгә финанс ярдәм күрсәткән. АКШ финанс министрлыгы әлеге төркемне Сүриядә хәрбиләр буларак балаларны куллануда гаепләде.

Элегрәк АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Иран тарафлы көчләр Сүриядән китми торып, АКШ Сүрияне төзекләндерүгә бер доллар да бирмәячәк дигән иде.

XS
SM
MD
LG