Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнары Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сорый


Казанда Кол Шәриф мәчетенә Ураза гаетенә килүчеләр
Казанда Кол Шәриф мәчетенә Ураза гаетенә килүчеләр

Татарстан мөселманнары республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшиннан шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүне сорап петиция урнаштырды.

Петиция авторлары сүзләренчә, Казан мәчетләре дога кылырга теләгән бөтен кешене сыйдыра алмый.

"Мәчетләргә йөрүчеләр саны арта, картлар белән бергә яшьләр дә күп йөри. Әмма бер проблем бар. Мөселманнар саны артты, мәчетләр тулы. Кешеләргә намазны урамда да укырга туры килә. Җәй көннәрендә түзәргә була әле, кышын кыен", диелә мөрәҗәгатьтә.

Казанга Җәмигъ мәчете кирәклеге турында Хәтер көненә багышланган митингта да әйтелде. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина мәчет Казан үзәгендә төзелергә һәм аңа "Сөембикә" исеме бирелергә тиеш диде.

XS
SM
MD
LG