Accessibility links

Кайнар хәбәр
Русиянең башка төбәкләрендә кебек үк Керич корбаннарын искә алу урыны Казанда да булдырылды
Русиянең башка төбәкләрендә кебек үк Керич корбаннарын искә алу урыны Казанда да булдырылды

Керич көллиятендә һөҗүм. Җанлы блог

  • Һөҗүмдә һәлак булучылар саны 21гә җитте
  • "Террор гамәле" "үтерү" маддәсенә үзгәртелде
  • Һөҗүмне көллият студенты Владислав Росляков оештырган
  • Русия медиасы "татар эзен" эзләгән
  • Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде
22:08 17.10.2018

Русия медиасы Керич фаҗигасендә "татар эзен" эзли

Русиянең Lenta.ru сайты һәм башка матбугат чараларының, Керич көллиятендә һөҗүмне 23 яшьлек "татарга охшаган" кеше башкарган, дигән хәбәр татаруын Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хөкем итеп чыкты.

"Бу фаҗиганең "татар эзе" турында хәбәрне Русиянең йөзләрчә матбугат чаралары күчереп бастыруы Русия оккупантларының Кырымда кырымтатарларга каршы яңа репрессияләр, эзәрлекләүләр башларга әзер булулары хакында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу фаҗига өчен оккупацияләүче хакимиятләр һәм Русиянең үзәк хакимиятләре үзләре җаваплы" дип белдерде ул Facebook битендә.

​Кырымтатар мәҗлесе корбаннарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Адвокат Николай Полозов Русия хакимиятләре бу террор гамәлен кырымтатарларга каршы репрессия оештыру өчен кулланмакчы дигән борчылу белдерде. "Ахырсы Кремль кырымтатар мәсьәләсен хәл итәргә карар кылган. Кырым оккупациясенә кадәр монда бернинди теракталар да юк иде" дип белдерде ул Facebook битендә.

"Татар эзе" турында хәбәр таралып берничә сәгәть узга Русиянең Тикшеру комитеты һөҗүмченең Владислав Росляков булуын белдерде.

Lenta.ru хәбәреннән "татарга охшаган" дигән сүзләр алынды.

19:04 17.10.2018

Керичта дәүләт оешмалары ябылган

Бу хакта Азатлыкка Керичта яшәүче Сәрия Бекирова хәбәр итте. "Керич халкын урамга чыкмаска чакырдылар, кайбер оешмалар эвакуацияләнгән. Һөҗүм итүче белән тагын ике кеше булган, алар качкан дип сөйлиләр. Барлык хастаханәләрнең морглары тулган, үлүчеләр саны 19га җиткән, күбесе беренче курс укучылары. Шартламый калган тагын бер шартлаткыч табылган. Корбаннарның гаиләләренә 1 млн сум компенсация биреләчәге игълан ителде. Керичта 25 ел яшибез, мондый фаҗига беренче тапкыр былды" диде Сария ханым.

Яраланучылар китерелгән 1нче санлы хастаханә
Яраланучылар китерелгән 1нче санлы хастаханә

Керичка Кырым башлыгы Сергей Аксенов, Кырымның сәламәтлек саклау министры Александр Голенко һәм Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килгән.

18:21 17.10.2018

Корбаннар саны 19-га җитте

Кырымдагы Фаҗигаләр медицинасы һәм ашыгыч медицина ярдәме үзәге мөдире Сергей Астанкин "Интерфакс"ка Керич көллиятендәге һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 19-га җитүен раслаган. Аңа кадәр бер чыганак шул ук агентлыкка хастаханәдә бер яралының үлүен хәбәр иткән булган. Русия аннексияләгән Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов яраланган 35 кешенең сигезе авыр хәлдә булуын белдерде. Аксенов "Россия 24" (ВГТРК) телеканалына Керич көллиятендә яраланганнарга зарур булган медицина ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек диде.

16:35 17.10.2018

Мөфти белдерүе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин Керич көллиятендә һөҗүм корбаннары туганнарының кайгысын уртаклашты. "Чын күңелдән якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам һәм барлык кырымлыларга да бөтен Татарстан өммәтенең ихлас борчылуын җиткерәм. Әлеге кешелексез һәм кабахәт гамәл кылучы бәндәләр адәм баласы исемен йөртергә хокуклары юктыр, алар бу дөньяда да, ахирәттә дә җәзага лаек", дип язды мөфти Инстаграмда.

15:51 17.10.2018

"Террор гамәле" "үтерү" маддәсенә үзгәртелде

Русия тикшерү комитеты мылтыктан атучының Владислав Росляков икәнлеген раслады. "Тикшерү фаразлавынча, егет башта көллияттәге кешеләргә аткан, аннары үзен атып үтергән", диелә комитет белдерүендә. Моңа бәйле, Тикшерү комитеты "Террор гамәле" маддәсендә ачылган җинаять эшен "Ике йә күбрәк кеше үтерү" маддәсенә үзгәрткән.

Шулай ук һәлак булучылар мылтыктан ату нәтиҗәсендә үлгән дип тә белдерелә. Уку йортында атышлар турында рәсми мәгълүмат моңа кадәр булмады. Сүз шартлау турында гына бара иде.

Тикшерү комитеты корбаннар саны 17 дип хәбәр итте.

15:12 17.10.2018

Шикләнелүче аталды

Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Керичтагы терактта 18 кеше һәлак булды дип белдерде. "Үтерүче дип исәпләнүче үз-үзен атып үтергән. Ул шушы ук уку йортында белем алучы 4 курс студенты булган", диде Аксенов "Россия-24" (ВГТРК) телеканалына. Аның әйтүенчә, бу фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгесез, "тишкерү оешмалары эшли, үтерүченең мәете икенче каттагы китапханәдә табылган".

112 Telegram каналы һөҗүм оештыруда шикләнелгән кешене Владислав Росляков дип атый. Ул көллият эчендә үтерелгән килеш табылган дип яза канал. Фаразларга караганда, Росляков 2015 елда көллияткә укырга кергән. Сентябрьдә аңа 12нче калибрлы мылтык алуга рөхсәт бирелә, ә берничә көн элек ул 150 патрон алган булган диелә.

15:01 17.10.2018

"Чын теракт, Бесландагы кебек"

YouTube видеохостингында Керич политехник көллияте мөдире Ольга Гребенникованың вакыйга турында телефоннан сөйләшкән видеосы чыкты. Мөдир сүзләренчә, техникум бинасына автоматлар тоткан "билгесез кешеләр" бәреп кергән һәм студентларга ата башлаган. "Мәетләр бик күп, балалар мәетләре", дип сөйли Гребенникова. Кемдер шартлаткыч пакетлар ташлый башлады, "чын теракт, Бесландагы кебек" ди көллият җитәкчесе.

RT каналы Керич көллияте вахтеры Наталья Паникоровская сүзләрен китерә.
"Мин аларның ничек үтеп кергәнлеген белмим. Балалар бар иде, агым булып керделәр, мин кыңгырау шалтыраттым, гадәттәгечә, балаларны уздырдым. Балалар агымы узу белән шартлау булды. Телевизор шартлады дип уйладым. Аннан тагын бер шартлау булды. Аннан соң инде кешеләр төштеләр, икенче катта атыш тавышлары ишетүләрен әйттеләр", ди Паникоровская. Ул атыш тавышын үзе дә ишеткәнлеген әйтә.

14:50 17.10.2018

Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде

Тикшерү комитеты әлеге вакытка 13 һәлак булучы һәм 50ләп яраланучы турында билгеле дип хәбәр итте. Аларның күбесе - яшүсмерләр.

Мәскәүдән башлык итеп куелган Сергей Аксенов Керич көллиятендә һәлак булучылар истәлегенә Кырымда өч көнлек матәм игълан итте. Бу турыда ул үзенең Facebook битендә язды.

дәвам

XS
SM
MD
LG