Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нурихан Фәттах телне кысрыклауны кичерә алмас иде"


Нурихан Фәттах

27 октябрь язучы, тәрҗемәче, тарихчы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тула. Татар әдәбиятында тарихи әсәрләр сериясен башлап җибәргән һәм фәнни эшләре белән телне өйрәнүгә яңалык керткән олпат шәхесне искә алу өчен әлегә туган ягы Башкортстанда да, Татарстанда да чаралар үткәрелмәде.

Татарның танылган язучысы Нурихан Фәттахның гаиләсе юбилей уңаеннан Татарстан китап нәшриятына әдипнең "Сызгыра торган уклар" романын кабат бастыруга әзерләп бирде. Ул китап сатуга чыкты да инде. Язучының җәмәгате Руфина Фәттахова әйтүенчә, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән тиздән китапның урысчасы һәм "Итил суы ака торур" романының да урысча варианты дөнья күрәчәк.

Нурихан Фәттах шәхесенә, иҗатына игътибар җитәрлекме? Аның әсәрләрен элек ничек кабул иткәннәр, хәер ничек бәялиләр? Язучы гаиләдә нинди кеше булган? Болар турында Азатлык Руфина ханым белән әңгәмә корды. Нурихан Фәттахның кызы Чулпан һәм оныгы Зөләйха да җавап бирде.

– Руфина ханым, Нурихан абыйның шәхесенә, иҗатына игътибар җитәрлек дәрәҗәдәме?

– Игътибар бар дип уйлыйм. Мин татар матбугатын даими рәвештә күзәтеп барам һәм бер көнне аңа багышланган мәкаләләрне барладым. Үзе вафатыннан соң, соңгы 14 елда аңа атап кырыклап мәкалә язылган. Моннан тыш үзенең мәкаләләрен, беркайда да басылмаган әсәрләрен төрле матбугат чараларына әзерләп бирдем. Шулай ук татарның берәр шәхесенә багышланган мәкаләләрдә дә Нурихан Фәттах исеме телгә алына. Шундый мисалларны күргәч, күңел була.

Руфина ханым Нурихан Фәттах мәктәптә чыгарган журналны күрсәтә
Руфина ханым Нурихан Фәттах мәктәптә чыгарган журналны күрсәтә

– Иҗат әһелләре, җәмәгатьчелек Нурихан Фәттахны онытмый. Язучыга түрәләрнең карашы ничек?

– Бу җәһәттән дә игътибар юк дип әйтмәс идем. Аяз Гыйләҗевнең иҗатын барлаучы һәм армый-талмый халыкка җиткерү юнәлешендә эшләүче җәмәгате Нәкыя ханым тәэсирендә, мин дә Нуриханның юбилеена китап чыгарып булмасмы дип Татарстан мәдәният министрлыгына бардым. Анда бик әйбәт каршы алдылар, теләктәшлек белдерделәр. Быел аның "Сызгыра торган уклар" әсәре кабаттан басылды. Дөрес, бу китап 2018 ел планына кергән иде. Ә урысча вариантын бастыруга турыдан-туры мәдәният министрлыгы ярдәмендә булды. Министрыбыз китап чыгару өчен президенттан акча күчерүгә ирешкән. Элегрәк зур фәнни монографиясе "Идел Пресс"та басылып чыкты. Язылып бетмәгән "Аклан" романы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Кызым Чулпан белән истәлекләр китабын компьютерда җыйдык, анысын чыгаруда да бернинди тоткарлык булмады. Аның исән вакытта та, вафатыннан соң да фамилиясе үзеннән алда йөрде. Мин үземә карата да игътибар сизәм.

– Нурихан абыйның 90 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе буламы соң? Олпат шәхесләребезнең берсе бит ул...

– Менә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Язучылар берлегендә дә анык кына җавап бирә алмадылар, син инде китабын чыгарырга булдың, берничек ярдәм итә алмыйбыз, диделәр. Нуриханның 80 еллыгын мәдәният министрлыгы, язучылар берлеге Камал театры тырышлыгы белән зурлап академия театрында үткәрделәр. Бу чара Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закировның күңел җылысын салып эшләве аркасында чын әдәбият бәйрәменә әйләнгән иде. Һәрхәлдә килгән кунаклар шундый бәяләмә бирде. Минем аңа рәхмәтем чиксез. Гомумән, Шамил әфәнде бик игелекле кеше иде.

– Нурихан абыйның төп эше тарихи романнар булды. Аны бу өлкәнең пионеры дип тә атадылар. Аннан соң әдәбиятка килгән язучылар, мәсәлән, Батулла, Флүс Латыйфи, Вахит Имамов шулай ук тарихи романнары белән сөендерделәр. Бүген алардан башка әлеге эшне дәвам итүчеләр, ерак чорларны өйрәнүчеләр бармы?

– Бик тирән катламнарга киткән, безнең эрага кадәр чорларны өйрәнгән язучыларның барлыгын мин әйтә алмыйм. Бәлкем Ркаил Зәйдулланың яңа әсәре борынгы чорны алгандыр, төгәл мәгълүматым юк. Чөнки ул чорларны яктырткан фәнни әдәбият юк дәрәҗәсендә. Сөннәр турында да Нурихан абыегыз нигездә Кытай чыганакларын өйрәнеп язган бит.

– Тарихи әсәрләрне ул вакытта ничек кабул иттеләр? Батулла мәкаләләреннән күренгәнчә, каршылык көчле булган.

Нурихан Фәттах
Нурихан Фәттах

– Ул вакытта каршылык аңа гына түгел, яңа сүз әйтергә омтылган һәрбер кешегә күрсәтелде. Цензура көчле иде. Үзәк комитетның 1944 елгы "Татарстан өлкә комитетының җитешсезлекләре турында" дип аталган карары язучыларның кулын чын мәгънәсендә тышаулады. Анда өлкә комитет хезмәткәрләре татар язучылары, галимнәренә тарихны актарырга комачауламый дигән фикер ята. Әйтүләренә караганда, бу карар әле дә гамәлдән чыгарылмаган. Ләкин хәзер андый бәйләнү-эзәрлекләү юк та кебек. Ул вакытта исә җитәкчеләр, нәшрият директорлары, мөхәррирләр, билгеле инде, кан калтырап торганнар. Шундый карар була торып, кем сиңа борынгы тарихны өйрәнергә рөхсәт итсен? Нурихан, үзенең язуы буенча, Х гасырны ала. Ул елларда татар белән урыс арасында мөнәсәбәтләр начар булмый, чөнки урыс җирләрендә корылык, ашлык уңмый, алар Болгардан иген ала һәм ач үлемнән котылып кала. Шуңа күрә "Итил суы ака торур" романының язмышы авыр булмады. Татар укучысы тарихи романга сусаган иде. Әйтүләренә караганда, роман басылгач, “Казан утлары” кулдан-кулга йөреп таушалып бетә торган булган.

Ә менә "Сызгыра торган уклар" бик каты каршылыкларга очрады. "Казан утлары" журналы мөхәррире, фронтовик-шагыйрь Зәки Нури бу әсәрне журналда бастыруга нык каршы торды. Башта Мәскәүдә чыгарсын, аннан карарбыз дигән шарт та куйды хәтта. Шуннан редколлегия әгъзалары утырышы булды. Анда Сибгат Хәким, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзиев, яшьләрдән Равил Фәйзуллин, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев кебек абруйлы язучылар – барлыгы 19 язучы катнашты. Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов бу утырышны рәсми, җитди алып барды. Язучылар бердәм булып романны яклап чыктылар, мактадылар. Әмма шушы утырыштан соң да роман басылмыйча ятты. Ике елдан соң гына әсәрнең журнал варианты чыкты. Ул вакытта баш мөхәррир Зәки Нури түгел иде инде. Журналда басылганнан соң китабы да чыкты. Бу китап та бик тиз таралды. Чөнки әсәргә карата үзәк матбугатта бик әйбәт рецензияләр дә басылды.

– Тарихи романнары белән танылган вакытында Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы Нурихан абый укыган мәктәпкә аның исемен бирү тәкъдиме белән чыккан булган. Әлеге мәктәпкә Нурихан Фәттах исеме бирелдеме?

– Без укыган Яңавыл районының 1нче урта мәктәбе күптән түгел 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы чарада радио журналисты Разин Нуруллин, мәктәпнең тарихын беләсегез килсә, Нурихан Фәттахның "Кичү" романын укыгыз, дигән иде. Чыннан да, бу әсәрне дә тарихи романнар рәтенә кертергә була. Беренчедән, ул – автобиографик әсәр. Төп герой анда Нурихан үзе. Икенчедән, анда сугыштан соңгы чор бөтен төгәллекләре белән бирелгән.

"Кичү" - автобиографик әсәр, ди Руфина ханым
"Кичү" - автобиографик әсәр, ди Руфина ханым

1нче мәктәп дигәннән, ул бик күп шәхесләрне чыгарган уку йорты. Әйтик, бер гаиләдән дүрт академик чыкты. Шунысы кызык, укытучылар үз балаларын урыс мәктәпләренә бирәләр иде. Һәм, белүемчә, берсе дә билгеле шәхес булып китә алмады. Моннан өч ел элек мин мәдәният бүлегенә кереп чыктым, анда мәктәп директоры бу мәсьәләне күтәреп чыкса, без каршы түгел диделәр. Мәктәп директоры исә, хакимият карары булса, мин каршы түгел, дип җавап бирде. Күрәсең, бу эш белән берсенең дә шөгыльләнәсе килмәде. Башкортстанның төньяк районнарында бер Нуриханга гына түгел, барлык татар язучыларына караш шундый. Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, бертуган Юзиевларның да исемнәре белән урам исемнәре аталмаган, музейлары оештырылмаган.

– Татарстанда Нурихан абыйга бәйле нинди урыннар бар?

– Татарстанда өч тапкыр кире кагылганнан соң “Салават күпере” бистәсендә аның урамы барлыкка килде. Музей дигәннән, әгәр яңа ачылачак "Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал музеенда аңа багышлап бер урын бирелсә, мин шәхси әйберләрен, дәүләт бүләкләрен, китапларын, кулъязмаларын үзем әзерләп, бушка тапшырырга риза. Бер әйбере дә югалмаган: каләмнәренә кадәр үз урынында тора.

– Руфина ханым, Нурихан абый вафатыннан соң тәмамланмаган "Аклан" романын әзерләп чыгарган идегез. Ул үз укучысын таптымы?

– Бүген миңа "Аклан"ны чыгарырга ашыкканмын сыман тоела. Аңа менә хәзер алынырга кирәк иде. Нурихан анда бик борынгы чорны алган. Бер караганда, "Аклан" – фантастик әсәр. Чөнки анда Сантарин вулканы атылганнан соң юкка чыккан Атлантида сурәтләнә. Әлеге әсәргә алынганчы ул Аристотель, Сократ хезмәтләрен һәм борынгы фольклор чыганакларны өйрәнде. Әлеге утрауның кайда икәнлеген әле дә әйтүче юк. Американнар Атлантик океанда дип исбат итәргә тырыша, Европа галимнәре Крит утравы тирәсе дип әйтә. Нурихан монда утрау юкка чыкса да, аның кешеләре исән кала дигән фикердә тора. Әлеге романның 3-4 варианты бар. Ни өчен ашыкканмын димен, чөнки хәзер мин аны аңлатмалар белән тулыландырыр идем. Китап чыккач, укучылардан ахыры ничек бетә дигән сорауны шактый ишетергә туры килде. Монда аңлашылмый. Аңлатырга, сәбәпләрен күрсәтергә иде.

Нурихан Фәттах кулъязмасы
Нурихан Фәттах кулъязмасы

Бервакыт хәтта Ркаил Зәйдуллага, әсәрне дәвам ит әле дигән тәкъдим дә ясадым. Миңа калса, ул аны булдырыр иде. Китап укучысын тапты, билгеле. Монда Камал театры директоры Шамил Закировның да ярдәме зур булды. Ул булмаса, мин Нуриханга кабер ташы да куйдыра алмас идем. Ул кабер ташына дип бүленгән акчаны театр хисабына күчертеп, аны янудан саклап калды һәм бу эшне ахырынача контрольдә тотты. Матбугатта әле дә аның мәдәнияткә керткән өлеше турында сүзләр басылып тора. Ул башлаган күп эшләр хәзер инде сүрелеп бара. Шуңа күрә театрга барган саен әйтеп бетергесез моңсулык кичерәм...

– Нурихан абыйның язучылар белән мөнәсәбәтләре ничек иде? Соңгы вакытларда ялгызлыкны үз итүенең сәбәбе нидә икән?

– Элек бит хәрби комиссариат язучыларны җыеп семинарлар үткәрә иде. Нурихан шундый җирләргә йөрергә бер дә яратмады. Кайчагында барып күренә дә, азагына кадәр утырмыйча чыгып китә икән. Бармый калган чаклары да еш булган. Билгеле, хәрбиләргә уку-агартуга йөрмәгән язучы ошамый. Алар язучылар берлегенә бу нинди язучы дип ачуланып шалтырата. Берлек рәисе Зәки Нури: “Есть у нас такой кустарь-одиночка”, дип җавап бирә. Бу сүзне ишеткәч, Нуриханнан, синең бу сүзләргә ачуың килдеме, дип сорадым. Көлде дә, язучыларның бергә җыйнаулашып роман язганын күргәнем юк әле, дип җавап бирде.

Нурихан абыйның туган йорты. Үзе ясаган рәсем
Нурихан абыйның туган йорты. Үзе ясаган рәсем

Яшь вакытта дусларыбыз бар иде, билгеле. Иң башта Хисам Камаловлар белән якынайдык. Аннан Эдуард Касыймовлар, Рәис Даутовлар белән аралаштык. Рәиснең хатыны Диләрә – Галиәсгар Камал оныгы, белгечлеге буенча табиб. Алар коммуналкада Адлер Тимергалин гаиләсе белән тора, безгә исә балалары белән һава суларга, бакчада утырырга дип киләләр иде. Шунысы кызык, Адлерның хатыны Лира белән Диләрәнең туган көннәре бер елны, бер көнне. Без аларга барсак, ике гаилә бергә туган көн үткәрә иде.

Соңрак Хәсән Сарьян белән дуслаштык. Алар Башкортстаннан күчеп килделәр дә, Казанда шулай ук бер дуслары да юк иде шикелле. Без аларга Яңа елны каршыларга йөри идек. Ник дигәндә, бездә бу бәйрәмне үткәреп булмый, чөнки каенана өйгә чыршы куярга рөхсәт итми. Ул намаз карчыгы һәм чыршыны урысның табына торган әйбере дип кабул итә иде. Сарьяннарда күңелле, алар чыршы да утырталар...

Җитди эшләргә тотынгач, Нурихан Тәүфыйк Әйди белән уртак тел тапты. Бу егет бик укымышлы, аларның сөйләшеп сүзләре бетми иде. Равил Фәхретдинов Болгар белән шөгылләнә, археологик казулар алып бара, ул да Нурихан янына килеп йөри башлады. Нурихан ул вакытта Болгарны шактый өйрәнгән иде инде, егетләр аңа бик күп сораулар әзерләп киләләр иде. Бервакыт Тәүфыйк завод яшьләре белән Болгарга сәяхәт оештырды. Анда экскурсовод сыйфатында бер галим барырга тиеш булган. Аны КГБ читләштерә, шуннан Нуриханга экскурсия алып барырга туры килде. Бу – 1966 ел. Менә шушы сәфәрдән соң Черек күл Нуриханга күз дә ачырмады. Аны бик каты эзәрлекләү башланган. Мин аны соңыннан гына белдем. Нурихан, гомумән, күпчелек вакыт язу белән мәшгуль һәм мондый әйберләрне белгертмәде. Өйдә тентү дә булган. Монысын Нурихан да белмәгән. Мөгаен аның өйдән чыккан вакытын туры китерү алай зур кыенлык тудырмагандыр. Ишек бикләре дә ул чакта ташка үлчим генә. Мин иртә-кич эштә, каенана җәй көннәрен авылда үткәрә иде. Шулай итеп көндәлекләре юкка чыкты. Партия әгъзасы булмаса да, обкомга чакыртып сөйләшүләр оештырганнар. Янәсе, артык иркенәеп, азынып киткән. Тарих белән кызыксыну ул чакта җинаять сыман кабул ителде.

Нурихан Фәттах оныклары Шамил һәм Зөләйха белән. 1998 ел
Нурихан Фәттах оныклары Шамил һәм Зөләйха белән. 1998 ел

Батулла белән дуслык бик күп еллар дәвам итте. Хәзер дә гаиләләребез белән аралашып яшибез. Дөрес, Нурихан белән Рабит бервакыт бозылышып алдылар. Аның сәбәбе – бернинди шәхси үпкә түгел, милләт турында кайбер мәсьәләләрдә уртак тел тапмау. Батулла саксыз рәвештә, мин урыс табаны астында булганчы, төрек табаны астында булам дигән сүз ычкындырган булган. Нурихан аңа шактый саллы җаваплар язды.

Соңгы 10-15 елны алсак, ул вакытта Нурихан вакытның кадерен бик белә башлады. Шуңа күрә кунакларга йөрешү, кунак чакырулар бетте дияргә була. Соңгы елларны театрларга йөрми башлады, берүзем йөрдем.

– Нурихан абый сәяси чыгышлар ясый идеме?

– Туксанынчы еллар, күтәрелеш вакытында и дәртләнеп йөреде ул. Яңавылларга мөрәҗәгать мәкаләсен генә укып карагыз. Бар булмышы белән татар милләтен түбәнсетүгә каршы торырга тырышты. Иҗаты, фәнни эшләре, публицистикасы белән тарихыбызның тирән, татар милләтенең, теленең бик борынгы булуын раслап килде. Тарихны җиңүчеләр яза, дип әйтә иде ул. Ә без кызганычка каршы, җиңелгән халык.

Нурихан коммунистлар партиясенең милләт мәсьәләсендә үткәргән басымын җаны-тәне белән сизеп, әрнеп яшәде. Һәрбер сүзгә игътибар итә иде. Хрущев заманында татар авылларында татар мәктәпләре ябылу күбәйде, урыс мәктәпләре ачтылар. Авылларда багана башына радио асып куйдылар. Аннан көне-төне урысча сөйлиләр. Якындагы йортларда яшәүче халыкка бу радио йокларга комачаулый, ләкин зарланырга ярамый. Нурихан бу хәлләргә бик нәфрәтле иде. Урыслаштыру мәсьәләсен ул инде мәктәп укучысы вакытында ук аңлаган иде. Инде үләренә 2-3 көн кала, аш ашап утырганда Дәрдмәнднең “Кораб”ын сөйли башлады:

“Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?! “

– Син моны каян исеңә төшердең әле, дим.
– Ә мин аны онытканым да юк, ди.

– Менә шулай, җанкисәк, дип авыр сулап куйды. 2004 ел бу, ул чакны мәгариф өлкәсендә ул кадәр артка чигенү юк. Ләкин туксанынчы еллар күтәрелеше 2000 елларга шактый сүрелгән иде инде. Нурихан гомеренең соңгы көннәрендә нәрсә булыр, кем коткарыр безне, дип пошынды. Миңтимер Шәймиевкә ышанычы зур иде аның. Чөнки беренче президент мәдәнияткә, иҗатка игътибарлы булды. Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллиннан, кайсы язучыларның томлыкларын чыгарырга кирәк, дип сораган. Фоат Галимуллин 3-4 язучы исемен атаган. Бу исемлеккә үзен кертмичә, билгеле. Мин мондый объективлык күрсәткән башка рәисне белмим. Шулай итеп Нуриханның томлыклары чыкты.

Нурихан һәм Руфина Фәттах
Нурихан һәм Руфина Фәттах

Бер караганда, бу мәсьәләләр ир белән хатын арасындагы сөйләшү темасы түгел. Әмма вафатына берничә көн кала Нурихан милләт язмышы өчен тирән борчылуын тагын кемгә әйтеп калдырсын инде?

– Язганда Нурихан абый сезнең белән киңәшләшә, фикер алыша идеме?

– Ул язганда беркем белән дә фикер алышмады. Нәрсә язганын да әйтмәде, без дә сорашмадык. Ул язганда без бу бүлмәгә керми идек. Вафат булганнан соң да 1-2 атна эш бүлмәсенә керергә базмадым. Соңыннан куркып кына үтеп, тузан сөртеп чыктым, ул тоткан, укыган китапларны ачып карадым. Хәзер дә ул китаплар үзе ничек куйган – шулай тора. Мин хәзер аларның кайберләрен укып та чыктым. Теләсә кайсы китапны алып беренче битен ачып карагыз, сез аның кул тамгаларына тап булырсыз. Ул китап укыганда искәрмәләр язмыйча, сорау тудырган җөмләләрнең асларына сызмыйча калмаган. Юлыбыз Мәскәү аша үткәндә безнең маршрут фәкать китап кибетенә була. Мин Нурихан белән Мәскәүдә йөри дә, үземә кием дә ала алмадым. Халык аннан чемодан-чемодан тауар ташыганда без чемодан-чемодан китап ташыдык.

– Нурихан абыйның “Фест дисбесе”, “Шәҗәрә: тарихи-лингвистик эзләнүләр”, “Язык богов и фараонов”, “Древние языки мира в сопоставлении с татарским” дигән хезмәтләрен тел галимнәре ничек кабул итте?

– Күрмәмешкә салыштылар. Моның сәбәпләренең берсе – белемсезлектер дип уйлыйм. Сез санап киткән хезмәтләрнең кайсын гына ачма, аларда йөзәрләгән сылтамага тап булырбыз. Бу хезмәткә алынганчы язучы бик күп фәнни эш белән танышкан дигән сүз бит бу! Нурихан кебек тирән белемле башка галимне белмим мин. Аның әлеге эшләрендә – тел теориясе, телнең килеп чыгуы. Хикмәт менә нәрсәдә: галимнәр арасында телне группаларга бүлеп өйрәнү кабул ителгән. Нурихан, галимнәр шушы теория белән аякларын тышаулап куйганнар да, алга атлый алмыйлар дип яза һәм телне өйрәнү буенча бөтенләй икенче төрле алым тәкъдим итә. Сүзләрне иҗекләргә бүлү буенча теге яки бу телнең борынгылыгын яки борынгы түгеллеген исбат итә. Бүгенге көндә аз булса да, андый галимнәр хасил була башлады. Алар төрки телләрнең борынгылыгын төрле алымнар белән исбат итәләр. Әйтик, Уфадан галим Латыпов бар. Ул белеме буенча физик. Бу миңа тел тирәсендәге төрле догмалардан азат булырга ярдәм итә, ди ул. Һәм хезмәтләрендә Нурихан Фәттахның фәнни эшләренә таянганын искәртә. Нинди генә алым белән исбат итсәләр дә, галимнәр төрки телләрнең шумер, майя, этрус һәм башка борынгы телләргә якын икәнлекләрен раслыйлар.

Нурихан Фәттахның "Язык богов и фараонов" китабы
Нурихан Фәттахның "Язык богов и фараонов" китабы

Нуриханның “Древние языки мира в сопоставлении с татарским” хезмәте – үз теориясен исбат иткән сүзлеге дияргә була. Ул монда билгеле бер сүзнең татар телендә һәм башка телләрдә кулланылышын китерә. Дөрес, Мирфатыйх Зәкиев татар сүзе ХVI гасырда гына кулланышка кергән, шуңа күрә татар дип түгел, төрки тел дип язарга кирәк дип чыгыш ясый. Нурихан исә русларның дини чыганакларына таянып, татар сүзенең Чынгызхан чорыннан да борынгырак вакытларда ук барлыкка килгәнен күрсәтә.

Чулпан Фәттахова, журналист, Нурихан Фәттахның кызы:

– Әтинең шәхесенә дә, иҗатына да объектив карый алмыйм. Чөнки минем өчен ул бар яктан да иң яхшысы. Мин балалар бакчасына йөрмәдем, әти белән һәркөнне урманда һава сулап йөрүләр истә. Аның белән ниләр сөйләшкәнбез ул чакта, монысын әйтә алмыйм. Миңа алай ит, болай эшлә дип акыл өйрәткәне булмады. Гамәлләре белән үрнәк булды.

Мин шактый ирекле үстем. Бер нәрсәне тыю бар иде шулай да. Мин башка балалар кебек туйганчы телевизор карый алмадым. Мондый тыю миңа гына түгел, абыйга да кагыла иде. Атнага бер-ике мәртәбә мультфильм һәм “В гостях у сказки” тапшыруында чыгучы әкият карарга гына ярый иде. Кичләрен кайвакыт бөтен гаилә бергә татарча концертлар карый идек. Әмма ул заманда татарча концертлар хәзерге кебек көн дә түгел иде. Ул вакытта теләгән нәрсәләрне карый алмаганга ачу килә иде, әмма хәзер мин әтине аңлыйм. Беренчедән, ул заманда да телевидение, хәзергесе кебек үк, тамашачы аңына тиешле идеология тутыру өчен куллынылган. Андый нәрсәне тоташтан тукып торсалар, кешенең уйлау, анализлау, тормышка объектив карау сәләте, мөмкинлеге кими торгандыр. Әти безне шул нәрсәдән араларга теләгәндер дип уйлыйм. Икенчедән, телевизор тавышы аңа эшләргә комачаулагандыр. Безнең үзебездә дә, хәзер инде 15 еллап, телевизор юк. Балалар тоташтан шунда текәлеп утыра башлагач, минем башыма да “тукта, болай булмый бит әле, алай ярамый” дигән уй керде. Шуннан телевизорны кемгәдер бүләк иттем дә, башка бу мәсьәләгә кире кайтмадык. Бәлки балалар миңа ул чагында үпкәләгәндер бераз, әмма хәзер телевизорга бөтенләй исләре китми. Әнидә телевизор тора торуын, әмма ул да айга бер-ике генә эшләп ала.

Зөләйха Камалова
Зөләйха Камалова

Зөләйха Камалова, “Идел” журналы веб-мөхәррире, Нурихан Фәттахның оныгы:

– Картәтине хәтерлим дип әйтә алмыйм. Ләкин аның шәхесе, иҗаты шундый ук юнәлешләрне сайлауга тәэсир итте. Генетика да үзенекен итә торгандыр инде. Ул да рәсем ясаган, мин да бераз ясаштыргалыйм, языштыргалыйм. Гаиләдә ул безнең өчен үрнәк булды.

“Мәгариф турында”гы канунга соңгы үзгәрешләр кертү, мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскартуны үзен татар дип санаган бер генә кеше дә кабул итә алмый. Шулай да картәтинең хезмәте юкка булгандыр дип уйламыйм. Беренче чиратта тел гаилә тарафыннан бирелә. Бу гаилә үзен татар гаиләсе дип таный икән, аңа нинди генә шартларда да урыслашу куркынычы янамый. Бездә татарча сөйләшү, фикерләү, татар булып яшәү гадәти күренеш иде. Әлбәттә, татар телен укытуны киметү – ул зур фаҗига. Әгәр картәти исән булса, моны бик авыр кичерер, бәлки кичерә дә алмаган булыр иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG