Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Хайнаньга чартер очышлары башланды


Казан һава аланы
Казан һава аланы

17 октябрь Казан һава аланында Кытайның Хайнань төбәгенә тантаналы рәвештә туры чартер рейсын ачтылар. Очыш атнага бер башкарылачак.

Очышларны "ИрАэро" авиаширкәте башкара дип хәбәр итә Казан һава аланының матбугат хезмәте.

Казаннан юлчылар һәр чәршәмбе иртәнге 9:40 сәгатьтә очып китәчәк һәм Хайнань башкаласы Хойкуга 22:25 сәгатьтә барып җитәчәк. Хойкудан Казанга очкыч төнге икенче яртыда җибәреләчәк. Очыш тугыз сәгать тирәсе тәшкил итә.

"ИрАэро" әлеге ресйста 374 урынлы Boeing 777−200ER очкычлары кулланачак диелә.

Күпән түгел Владивостокта Русия-Кытай төбәкара хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Русия президенты Владимир Путин тиздән Казан белән Кытай арасында туры очышлар башлануга өмет белдергән иде.

Ике ел элек Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады. Былтыр Пекиннан Татарстан башкаласына "ВИМ-Авиа" чартер рейслар оештырды. Рейсларга бөтен билетларны кытай туристлары алып бетергән иде.

Казан Кытайның Сычуань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG