Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дефицитлы бюджеты беренче укылышта кабул ителде


Татарстан парламенты (архив фотосы)
Татарстан парламенты (архив фотосы)

Татарстан депутатлары республиканың 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджетын беренче укылышта кабул итте. Киләсе елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин республика Дәүләт шурасы утырышында киләсе ел бюджеты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2019 елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Татарстан бюджетының керем өлеше 228,2 млрд сум, чыгым өлеше 232,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бюджетны әзерләгәндә нефтьнең бер мичкәсе - 63,4 доллар, бер доллар - 63,2 сум, инфляция - 4,3% дип исәпләнгән.

2020 елда бюджет дефициты 4,8 млрд сум, 2021 елда - 5,3 млрд сум тәшкил итәр диелде.

Киләсе елда тулай төбәк җитештерүенең (ВРП) үсеше 2,1%, аннан соңгы ике елда 2% һәм 3% булыр дип көтелә.

Киләсе елда Татарстан җитәкчелеге республика дәүләт матбугат чараларын тотуга киткән чыгымнарны 16,7% арттырырга җыенуы билгеле булды. Татарстан финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, матбугат чараларына бюджет чыгымнары 1,4 млрд сумга җитәчәк. Элекке елларда бу өлкәгә елына 1,2 млрд сум тирәсе бүленә иде.

XS
SM
MD
LG