Accessibility links

Навальный генерал Золотовны туры эфирда дебатка чакырды


Алексей Навальныйның Виктор Золотовка видеомөрәҗәгате күренеше
Алексей Навальныйның Виктор Золотовка видеомөрәҗәгате күренеше

Алексей Навальный Росгвадия башлыгы Виктор Золотовны Беренче каналда турыдан-туры эфирда дебат уздырырга чакырды.

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный Росгвардия башлыгы Виктор Золотовның "алышка" чакыруына һәм аннан рингта "ит кисәге ясыйм" дигән сүзләренә җавап видеосы чыгарды.

Навальный Росгвардия башлыгын Беренче каналда яки башка берәр федераль телевидение каналында турыдан-туры эфирда дебат уздырырга чакырды.

"Кагыйдә буларак, алышның төрен һәм коралны ярышка чакырылган кеше сайлый", ди Навальный. Ул Золотовка җавап өчен бер атна вакыт бирде.

Роликта ул шулай ук генералны һәм аның гаиләсен канунсыз байлык үзләштерүдә гаепли. Атап әйткәндә, ул Росгвардия җитәкчесенең гаиләсенеке дип фаразланган күчемсез милекне санап китә.

Навальный Золотовның "чакыруы" Русия хакимиятендә "нормаль һәм адекват булмаган кешеләр" утыруын күрсәтте диде. Аның сүзләренчә, Золотов Путин белән бергә Русияне "банан республикасына" әйләндерә.

11 сентябрь Росгвардия башлыгы Золотов Навальныйны "алышка" чакырды һәм аннан "яхшы гына ит кисәге" ясарга вәгъдә бирде. Виктор Золотовның әлеге сүзләре Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) Росгвардиядәге коррупция турындагы хисабына җавап булды. Навальный, сак астында утыру сәбәпле, Золотовка шунда ук җавап бирә алмады.

XS
SM
MD
LG