Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня-Ингушетия чикләре турындагы килешүне Ингушетия Конституция мәхкәмәсе тикшерәчәк


Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров
Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров

Килешүне тикшерүне сорап Ингушетия парламенты депутатлары һәм республика халкы чыккан.

Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе Чечня белән чикләрне билгеләү турындагы килешүне 25 октябрьдә тикшерәчәк. Бу хакта мәхкәмә сайтында хәбәр ителә.

Мәхкәмәгә гариза белән ингуш парламенты депутатлары һәм республика халкы мөрәҗәгать иткән. Элегрәк Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе канун өлгесенә тискәре бәя биргән иде. Мәхкәмә Ингушетия җирләрен башка төбәккә бирү референдум белән генә башкарылырга мөмкин дип белдерде.

Моңа карамастан, 16 октябрьдә Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү үз көченә керде. Аны 26 сентябрьдә ике республика башлыклыры Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды. Шушы көннәрдә митинг оештыручылар чараны 31 октябрьгә кадәргә туктатып торды. Алар Бөтендөнья ингуш халкы конгрессы уздырырга җыена.

XS
SM
MD
LG