Александр Сидякин Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта Русия думасы фракциясендәге чыганакка сылтанып ТАСС яза.
"Александр Сидякин якын араларда мандатын тапшырырга мөмкин, чөнки аның Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе вазифасына күчүе турында сүз йөри", дигән агентлык чыганагы.
Александр Сидякин - Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. Ул кануннар тәкъдим итүдә иң актив депутларның берсе санала. Митинглар вакытында хокук бозулар өчен җәзаны арттыру инициативасы һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны ят агентлар дип тану кануны авторларының берсе булды. Депутатлык эшчәнлеге вакытында Сидякин барлыгы 150 канун өлгесе тәкъдим иткән, аларның 50се федераль канунга әйләнгән.
Александр Сидякин Карелия өлкәсендә туган. 2000нче еллар башында Башкортстанда эшли. Күпмедер вакыт Пенсионерлар фиркасенең, "Гадел Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәләрен җитәкли, Уфа моторлар төзү берләшмәсе җитәкчесе киңәшчесе була.