Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл чәчәкләр (Красные цветы – Г.Ибрагимов)


Галимджан Ибрагимов – известный писатель-классик, языковед, один из основателей татарской литературы советского периода. Его повесть "Красные цветы" описывает, как революция повлияла на разные слои населения, и как разные социальные группы встретили новую реальность.

Предлагаем вам прочитать адаптированный отрывок произведения, мы озвучили его и добавили перевод ключевых фраз. В конце текста можно пройти тест на лексику и содержание.

Кызыл чәчәкләр (Галимҗан Ибраһимов)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:36 0:00
йөкләү

XII

Ятсам да йоклый алмадым.

Зәңгәр чишмәдән су китердем, атны ашаттым.

Өйдәгеләр әле йоклыйлар.

Минем башымда һаман бер уй. Әти картая. Ә мин инде егет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Өч ел анда узачак. Әти-әни тагын ялгыз кала.

Юк, болай ярамый! Мин китәм, бүген үк китәм. Алты почмаклы өй, кечкенә бер келәт алам. Моның өчен акча кирәк. Ел саен авылдан завод, шахталарга минем кебек егетләр китәләр. Мин дә китәм.

Иртә белән шул турыда әйттем:

– Әткәй, – мин әйтәм, – алты почмаклы өй һәм кечкенә бер келәт алыр өчен күпме акча кирәк икән?

Карт бераз уйланды:

– Йөз сум булса, эш башларга ярый, – ди.

Мин дога кылдым һәм киендем:

– Сез, – дим, – миңа фатиха бирегез, мин бүген үк китәм. Бер елдан, ә бәлки алты-җиде айдан мин сезгә ике йөз сум бирермен.

Риза булдылар. Икесендә дә өмет һәм курку сизелә иде.

Әни юлга ит, бәрәңге бирде, күлмәкләремне юды.

Мин авыл белән саубуллаштым һәм юлга чыктым.

СЛОВА:

су китердем – принёс воду​
уй – мысль
патша хезмәтенә чакырырлар – призовут на службу царю
болай ярамый – так нельзя
мин әйтәм – говорю я
эш башларга ярый – можно начать дело
дога кылдым – помолился
фатиха бирегез – дайте благословение
ике йөз сум – двести рублей
өмет – надежда
бәрәңге – картофель
күлмәкләремне юды – постирала рубашки

XIII

Авылда Мәрганташ дигән тау бар. Шахталарга бара торган юл шул тауның итәгеннән үтә.

Озак уйлап, тәмәкене тартып бетердем дә түбәнгә ташладым:

– Бу авылга кире әйләнеп кайтканчы минем актык тартуым булыр, – дим.

Шул җиде-сигез айга үземә сүз бирәм: тәмәкене ташлыйм, аракы эчмим, хатын-кызга якын бармыйм... карта уйнамыйм... Шулай итеп, ике йөз сум акча җыям!

СЛОВА:

Шахталарга бара торган юл шул тауның итәгеннән үтә. – Дорога, ведущая к шахтам, проходит по подножию этой горы.​
тәмәкене тартып бетердем – докурил сигарету
түбәнгә ташладым – выбросил вниз
минем актык тартуым булыр – будет моей последней затяжкой
тәмәкене ташлыйм – брошу курить
аракы – водка
якын бармыйм – близко не подойду
җыямздесь: накоплю

XIV

Алты ай эшләдем. Бу вакытта ике йөз сум акчаны инде җыйган идем. Моның өчен нәрсә генә күрмәдем, кайларда гына булмадым.

Башта Рәмиевләрнең шахтасында эшләдем. Авыр булды. Түздем. Аннары бер француз шахтасында эшләдем.

Бәхет эзләргә дип киткән татар, урыс егетләре очрыйлар. Эшлиләр, эчәләр, сугышалар, тагын эшли, тагын эчәләр...

Сүземдә тордым. Тартмадым, эчмәдем, карта уйнамадым. Болары бик авыр булмады. Әмма... әмма хатын-кызлар...

Юк, алар адәм дә, фәрештә дә, шәйтан да түгел – алар еланнар, тыштан матур, эчтән агулы еланнар...

Мин агуланмаска тырыштым.

Әмма булдыра алмадым.

СЛОВА:

Моның өчен нәрсә генә күрмәдем, кайларда гына булмадым. – Что только ради этого я ни испытал, где только ни был.​
түздем – вытерпел.
бәхет эзләргә дип киткән – ушедший искать счастье
очрыйлар – встречаются
Сүземдә тордым. – Сдержал слово.
адәм – кеше (человек)
фәрештә – ангел
шәйтан – шайтан
агуланмаска тырыштым – старался не отравиться
булдыра алмадым – не сумел

XV

Бераздан бер урыс кампаниясенә кушылдым.

Монда күп татар егетләре эшлиләр. Вакыт күңелле үтә иде. Алар башта мине эчмәгән, тартмаган, карта уйнамаган өчен, бигрәк тә – хатын-кызга карамаган өчен "ишан" дип мыскыл итәләр иде.

Миңа тагын утыз сум гына кирәк. Күп түздем. Инде күп калмады, түзәрмен, дидем.

Их, булмады, егетләр!

Шахтаның управляющиеның Лиза исемле унҗиде яшьлек бик матур кызы бар иде.

Күп вакытлар түздем, әмма ниндидер көч мине җиңә башлады. Иң яхшы күлмәгемне, яңа итегемне кидем... Гайниям өчен алган исле сабынны да сөрттем.

Лиза белән без бик еш очрашабыз.

Көннәрнең берсендә Лиза каядыр барырга җыенган икән.

Без дүрт сәгать йөрдек.

Мин аңа ошый идем, ахры.

– Солтан, тукта... Хәлем бетте, – дип минем беләкләремә, кулбашыма кагылды һәм атны бәйләргә кушты.

СЛОВА:

кушылдым – присоединился​
бигрәк тә – особенно
ишан – духовное лицо
мыскыл итәләр – издеваются
унҗиде яшьлек – семнадцатилетний
бик еш очрашабыз – встречаемся очень часто
каядыр барырга җыенган икән – собрался куда-то идти/ехать
хәлем бетте – сил не осталось
беләкләремә – рука от кисти до плеча
кулбашыма – плечо
бәйләргә кушты – попросил привязать коня

XVI

Беркөн иптәшләр карта уйныйлар. Мин карыйм. Шул вакыт управляющийның асравы керде дә:

– Барышняның әйберләрен күчерергә кирәк, ике егет килсен!.. Әйдә, Солтан, син барыбер тик утырасың... бер иптәш ал да бар, – диде.

Егетләр көлделәр. Усал телле Әхмәт миңа бармак яный:

– Син, егет, – ди, – Лиза янында күп йөри башладың, антыңны бозма.

Лизаның бөтен тәне үтә күренә, ул ниндидер бер пәрдә кебек кенә нәрсә кигән. Муен, күкрәк, беләкләр бөтенләй ялангач. Әйтергә сүз тапмадым.

Эшне эшләдем дә чыгып киттем.

Рус кызы кычкырып көлде.

СЛОВА:

асрау – служанка​
күчерергә здесь: переместить
тик утырасың – сидишь без дела
бөтен тәне үтә күренә – всё тело просвечивается
пәрдә кебек – как занавеска
кигән – надел
Муен, күкрәк, беләкләр бөтенләй ялангач – Шея, грудь, руки полностью оголены
Әйтергә сүз тапмадым. – Не нашёлся, что сказать.

XVII

Эшне бетердек. Иптәшләр аракы, колбаса, кармак алдылар һәм каядыр киттеләр.

Мин бармадым. Безнең барак янында бик зур бакча бар. Мин шунда чыктым.

Күңелем Зәңгәр чишмәгә, Агыйделгә китте. Озак-озак Гайнияне уйладым. Бу кыз күңелемдә киләчәк хатыным иде. Киләчәк көнне башкача уйлый алмыйм. Тагын егерме биш сум гына эшлим дә авылга кайтам.

Тукта! Кем ул бакчада ялгыз йөри?!

Лиза икән. Мине күрде дә килә башлады. Китәргә теләдем, кузгала алмадым.

Ерактан ул матур елмаеп:

– ...Солтан, син нигә иптәшләрең белән пикникка китмәдең? Көн бик әйбәт бит! Син язны яратмыйсыңмы әллә? – ди.

Ул җавап биргәнне көтмәде.

Көлде һәм:

– Бүген кич төнлә минем бүлмәгә керәсең, ишеттеңме?

СЛОВА:

кармак – удочка​
каядыр – куда-то
күңел – душа
башкача – по-другому
ялгыз йөри – ходит в одиночестве
кузгала алмадым – не смог тронуться (с места)
Син язны яратмыйсыңмы әллә? – Разве ты не любишь весну!
керәсең – зайдёшь

XVIII

Кичкә кадәр шул турыда уйладым.

Кич. Урал тынды. Эшчеләр йокладылар.

Мин тордым да, бакчага чыктым.

Ачык ишектән кердем. Лиза үзенең ятагында һур кызы кебек ята иде.

Йә, сөйлә: кем көчлерәк булып чыкты? – диде ул. – Юләр син, – ди, – кирәк булса, мин сиңа үзем ике йөз түгел, биш йөз, биш мең бирәм, – ди.

СЛОВА:

тынды – замолк​
Йә, сөйлә: кем көчлерәк булып чыкты? – Ну, скажи: кто оказался сильнее?

хур кызы – гурия
биш мең – пять тысяч

XIX

Лиза, бәлки, биш йөз дә, биш мең дә бирер иде.

Ә бәлки шулай булыр: ул мине алыр, киендерер, шундый төннәр, шундый иркәләр белән миңа тагы җәннәт көннәрен бирер, – аннан нәрсә? Туяр да, куып чыгарыр.

Кем белә, бәлки аның күңелендә башка уйлар да бардыр... Мине үзенә ир итмәкче буладыр...

Их, мин ул кыз белән акылымнан язам бугай...

Матур елан өчен Гайниямне, әти-әниемне ташлый алмыйм!

Китәм!

Дүшәмбе көн эшкә чыкмадым.

Билет алдым да, авылга киттем. Дүртенче көндә мин яңадан бер алтын приискасына килеп ялландым.

Тагын берничә атна эшләдем.

Кайтканда Мәргаташта туктадым да, хәл җыйдым.

Авыл, Зәңгәр күл һаман да матур, кояш нурларында коенып. Мине генә көтеп торганнар сыман.

СЛОВА:

киендерер – оденет​
иркәләр – поласкает
җәннәт көннәрен бирер – подарит райские дни
Туяр да, куып чыгарыр. – Надоест и прогонит.
ир итмәкче буладыр – может, желает сделать меня своим мужем
акылымнан язам – схожу с ума
яңадан бер алтын приискасына килеп ялландым – снова нанялся в золотую прииску
хәл җыйдым – набрался сил
кояш нурларында коенып – купаясь в солнечных лучах
сыман – будто

***

Ну как, понравилось? А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: кызыл чәчәкләр

Тест: кызыл чәчәкләр

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG