Accessibility links

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән АКШка килде


Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин "Эксплораториум" музеенда, Сан-Франциско
Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин "Эксплораториум" музеенда, Сан-Франциско

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога килде. Ул Oracle IT ширкәтендә, Стэнфорд университетында булачак, халыкара симпозиумда катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода өч көн булачак. Дүшәмбе президент "Эксплораториум" интерактив фәнни музеенда булды дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясендә катнашачак, Oracle ширкәте җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак.

Татарстан президенты шулай ук JVIS, American Gas&Technology ширкәте җитәкчелеге белән берничә эшлекле очрашу уздырырга һәм сөйләшүләр алып барырга, уку йортларында, шул исәптән Потомак университетында, Woz-U университетында, Стэнфорд университетында булырга ниятли.

Стэнфорд университетында Рөстәм Миңнеханов бизнес-мәктәптә булырга һәм бизнес һәм икътисадның дәүләт секторы вәкилләре өчен уку-укыту курсы лекцияләренең берсендә катнашырга җыена.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның инвестицияләр һәм инвестицион фондлар өлкәсендә эшлекле даирәләр белән очрашулары көтелә.

23 октябрь Миңнеханов, Халыкара технология симпозиумында булып, "Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар" панель сессиясендә катнашачак.

"Бизнес Online" язуынча, Татарстаннан 20дән артык түрә Стэнфорд университетының Бизнес мәктәбендә укыячак. Стэнфордның 10 профессоры Татарстан түрәләрен лидерлык технологияләренә, киләчәкне яңача күрүгә өйрәтәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов былтыр да октябрь аенда АКШта эшлекле сәфәрдә булган иде. Ул Сан-Францисконың кайбер ширкәтләре җитәкчелеге белән очрашты, Халыкара технология симпозиумында, "Техас-Татарстан" эшлекле форумында катнашты. Моннан тыш, Миңнеханов Сан-Францискода республика җитәкчеләре өчен "Алгарышлы лидерлык курсы" укыту программын эшләтеп җибәрде.

XS
SM
MD
LG