Accessibility links

Данис Сәфәргалине башка колониягә күчергәннәр һәм утыру шартларын кырыслатканнар


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине колониядә тоту шартларын кырыслатканнар. Моның сәбәпләрен хатыны Гүзәл ханым белми.

Данис Сәфәргалины Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 6нчы санлы колониягә күчергәннәр. Моңа кадәр ул Кирово-Чепецкида 5нче санлы колониядә тотыла иде. Шулай ук аны камера тибындагы бүлмәгә утыртканнар. Бу хакта активистның хатыны Гүзәл Сәфәргали Idel.Реалиига сөйләгән.

"6нчы санлы колония бик куркыныч. Анда кешеләрне диннәре, карашлары өчен "сындыралар". Кешеләрне "сындыру" - алар өчен намус эше. Бөтен интернет әлеге колониядәге башбаштаклыклар турында язмалар белән тулган. Мин иремнең сәламәтлеге өчен борчылам", ди Гүзәл ханым.

Ирен бирегә күчерү һәм шартларны кырыслату сәбәпләрен Гүзәл Сәфәргали белми.

Күптән түгел Сәфәргалине, прокурор килгәч, намазын өзеп каршына барып басмаган өчен штраф изоляторына япканнар иде. Гүзәл ханым иренә басым ясалуы турында әледән-әле сөйләп тора.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG