Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры вазифасына бәйгегә тугыз кеше узды


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Гариза тапшырган 29 кешедән тугызы Уфа мэры вазифасына бәйгегә кертелә. Шул ук вакытта экспертлар Өлфәт Мостафин намзәте Радий Хәбиров белән инде килештерелгән дип саный.

Уфа башлыгы вазифасына бәйгедә КПРФ депутаты Рөстәм Хафизов, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары Олег Котов, Калинин районы башлыгы урынбасары Руслан Нуретдинов, "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте җитәкчесе урынбасары Өлфәт Мостафин, Уфа районының социаль програмнар үсешенә ярдәм итү фонды җитәкчесе Руслан Зәйнуллин, юрист Рәмилә Сәгыйтова, "РегионПром-Технология" җитәкчесе урынбасары Альбина Гайнанова, 136нчы санлы башкорт лицее мөдире Шәмсулла Хәбибрахманов, Уфаның бишенче санлы спорт мәктәбе мөдире Артур Кәбиров катнашачак.

20ләп намзәт җирле үзидарә турындагы кануннар таләпләренә җавап бирмәгән яки тиешле документлар тапшырмаган диелә.

Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе, мэр вазифасына документлар тапшырган Лилия Чанышева бәйгегә уздырмауны сәяси карар дип саный.

"Намзәтләр комиссиядә ике-өч минут кына булды, аларга алдан чыгарылган караларны гына әйттеләр. Миңа җитәкчелек итү тәҗрибәсе юк диделәр, муниципаль оешмаларда җитәкче вазифаларында эшләмәү, туу турында таныклыкның күчермәсен китермәү һәм милек турындагы белешмәдә дөрес дата куймауны сәбәп дип таптылар", дип сөйләгән Чанышева Idel.Реалиига.

Активиcт шулай ук Башкортстанда мэрларны турыдан-туры сайлау мөмкинлеге бетерелүдә ул вакытта Башкорстан президенты идарәсендә эшләгән, хәзер республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкараучы Радий Хәбировның да өлеше бар дип саный.

Мэр вазифасына тагын бер намзәт "Патриоты России" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе, Корылтайның элекке депутаты Заһир Хәкимовка "дәүләт сере белән эш итү өчен медицина белешмәсе" юк дип кире борганнар. Аның сүзләренчә, ул үзе дә, аның юристлары да бәйге документларында әлеге белешмәнең кирәклеге турында күрмәгәннәр.

Уфа мэры вазифасына бәйгедә катнашырга теләп 29 кеше гариза биргән иде. Аларның берсе - машина йөртүче булып эшләүче документларын кире алды. Дәгъва итүчеләр бәйгенең ябык булуына зарланды.

Бәйге әңгәмә рәвешендә 29 октябрь узачак. Шул ук көнне шәһәр шурасы депутатлары мэр өчен тавыш бирәчәк. Яңа башлык белән килешү төзеләчәк. Кайбер матбугат чаралары язуынча, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мэр вазифасына "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте җитәкчесе урынбасары Өлфәт Мостафин намзәтен хуплаган.

XS
SM
MD
LG