Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинова Мәскәүдә тикшерү үтеп Казан изоляторына кайтарылган


Ольга Зыятдинова мәхкәмәдә
Ольга Зыятдинова мәхкәмәдә

Экстремизмда һәм балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда гаепләнелүче Ольга Гавриленко-Зыятдиновага Мәскәүдә психиатрик тикшерү уздырганнар һәм Казанның икенче санлы тикшерү изоляторына кайтарганнар.

Ольга Гавриленко-Зыятдинова 6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Мәскәүдә Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгендә психиатрик экспертиза узган. Казанга ул октябрь урталарында гына кайткан. Бу хакта "Idel.Реалии"га аның әнисе Надежда Гавриленко сөйләгән.

"Тәнендә күгәргән урыннар һәм гематомалар бар иде. Сербский институтында Ольга ачлык тотты. Тикшерү тәмамлангач, аны Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрделәр, анда да ул ачлык тотты. Мәскәүдән Ярославль изоляторына, аннары Кировка китерелде. Камераларда салкын, урын-җир юеш иде дип зарланды. Ольга камераны алыштыруны сораган, шулай ук ул кыйныйлар дип тә сөйләде", ди Надежда Гавриленко.

Гавриленко-Зыятдинованың әнисе экспертиза нәтиҗәләре турында белми.

Белешмә. 25 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды.

Соңрак аңа экстремизмда (Җинаять кодексының 282 маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелде. Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә диелде. Лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан.

Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы битендә татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.

Элегрәк Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен ике миллион 750 мең сум компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.

XS
SM
MD
LG