Русия саклану министрлыгы курсантларның интернеттагы активлыгын контрольдә тоту чаралары сатып алу өчен 485 млн сумлык бәйге игълан иткән. Тендер дәүләт өчен сатып алулар сайтында урнаштырылган.
71 млн сум InfoWatch Traffic and Device Monitor програмы лицензиясен озайтуга бүленәчәк. Әлеге систем яшерен документларны интернетка чыгуны кисәтә. Аны хезмәткәрләрнең социаль челтәрләрдә аралашуын күзәтү өчен кулланалар.
125 млн сум интернетка кергәндә фильтрлау чаралары өчен тотылачак. 215 млн сум компьютерларны мәгълүмат таралудан саклаучы махсус җиһазлар комплексына бүленәчәк.
Моңа кадәр Русия саклану министрлыгы хәрбиләргә интернетта үз-үзләрен тотуда киңәшләр чыгарды һәм социаль челтәрләр кулланудан баш тартырга тәкъдим иткән иде. Киләчәктә әлеге киңәшләрне махсус канунга кертергә җыеналар.