Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлфия апа юк-бар җырны беркайчан җырламады"


Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

22 октябрь Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйгенең гала-концерты үтте. Залда билет алып килгән гади тамашачы да, язучылар, шагыйрьләр дә күп иде. Дүрт сәгатькә якын барган концерт ахырына зал яртылаш бушап калды.

Әлеге фестиваль халыкара масштабта беренче тапкыр үкәрелә. Аның идеясе Әлфия Авзалова фондыныкы, ди җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова. Әйтүләренчә, фестивальнең максаты – буыннар алмашын тәэмин итү.

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

​– Әни – 17 телдә җырлаган һәм үзенең "Казан утлары" ансамбле белән дөнья буйлап сәяхәт кылган зат ул. Миңа әле ниндидер фикер әйтүе бик авыр. Барып чыктымы ниятебез, анысын инде бераз вакыт үткәч карарбыз. Мин бик дулкынланам һәм моңланам. Монда килгәндә янәшәмдә ирем булмады, шулай туры килде. Машинага утырдым да, хәтирәләргә бирелеп юл буе еладым. Әни, бу эшебез синең хакка, дидем. Тырыштык. Бу зур эшне башкарып чыкканда ярдәм итүчеләргә, җырчыларга, жюрига рәхмәт. Әле менә прогонны карадык, тагын еладык.

Әйтергә кирәк, фестиваль идеясен билгеле шәхесләр – Роза Рымбаева, Полад Бүлбүл-оглы, Ренат Ибраһимов, Альбина Шаһиморатова да хуплаган. Фестиваль Европа фольклор фестивальләр берләшмәсенең (EAFF) халыкара сертификатын алгач, аңа төрле илләрдән гаризалар күпләп килгән.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

​Гала-концертта шулай итеп Һиндстан, Кытай, Мисыр, Үзбәкстаннан балалар катнашты. Алар бию белән чыгыш ясаса, Америкадан Лесли Стивенс "Күбәләгем" җырын өйрәнеп килгән. Ул үзенә җырчы Зәринә Вилданова булышуын сөйләде. Татар милләте турында ниләр беләсез дигән сорауга: "Мин Татарстанга килгәнче бераз тарихи китаплар карадым, бу халык турында фикер тупларга тырыштым. Ләкин шул туфракта йөрмичә, шул мәдәният белән турыдан-туры танышмыйча гына ниндидер күзаллау барлыкка килми. Миңа татар ягымлы һәм җырлы халык булып тоела. Ә җырны өйрәнгәндә кайбер авазларны яңгырату авыр булды, әмма татар авазларын әйтү алай кыенлык тудырмады. Миңа татар музыкасы бик ошады" диде ул.

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировны фестивальдә алып баручыларның, кайбер башкаручыларның теле борчуга салган:

Рәшит Сабиров
Рәшит Сабиров

– Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйге татар телен саклауга нинди өлеш кертә ала, дип сорыйсыз. Монда без географиясе киң булсын өчен АКШ, Мисыр, Һиндстаннан кунаклар чакырдык. Әлфия апа моңа лаек. Ул милләт кызы, татар халкының сөеклесе. Андыйлар мең елга бер генә туа. Әлфия Авзаловадан бик күп нәрсәгә өйрәнеп була. Ул уку дәреслеге шикелле. Институтларда белем алмаса да, башкару осталыгы кабатланмас һәм югары дәрәҗәдә булды. Нәкъ менә шуңа биредә катнашучыларга таләпләр югарыдан булырга тиеш иде. Гала-концертны алып баручыларның яңаны "янга", һәмне "хәм" дип әйтүе, фамилияләрне урысча атавы килешеп бетми. Монда һәрбер чыгыш үрнәк булырга тиеш. Телгә игътибар аз. Моңа йөрәгем яна, эчем поша.

Рәшит Cабиров үз чыгышыннан соң кайтып китте. Салават Фәтхетдинов та сөйләшеп тормады. "Мин Әлфия апага үзе исән чагында башкара алганны эшләдем", дип әйтү белән чикләнде.

Салават Фәтхетдинов җырлый
Салават Фәтхетдинов җырлый

Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина фестиваль озын гомерле булыр дигән фараз ясады:

– Әлфия апаның вафатыннан соң бер ел вакыт узды. Һәйкәле дә озакламас, булыр дип уйлыйм, ә инде иң зур һәйкәле – яшь буын җырчыларның аның иҗатын аңлап өйрәнүе, моңын, эчтәлеген югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшыруы. Әлфия апа буш, юк-бар җырны беркайчан җырламады. Сүзләренә мәгънә биреп, моң салып башкара иде.

Фестивальнең гомере булыр дип уйлыйм. Аның тавышы, видеоязмалары калган. Концертта да безнең белән бергә чыгыш ясый. Аңа карап күп нәрсәгә өйрәнеп була. Булсын, катнашсын кытае да, башка милләт вәкиле дә. Миндә уйгыр кешесе укый. Ул анда алай кысрыклау бара дип әйткәне юк. Аларның телне саклап, динне саклап яшәүләренә сокланам. Әлфия апа Кытайга барган кеше. Без шуңа күрә Кытай төркемен дә кабул иттек. Ул бит күп җирдә булган, шуның өчен дөнья фестивале ясарга булдык.

Венера Ганиева һәм Марсель Вагыйзов
Венера Ганиева һәм Марсель Вагыйзов

Үзбәкстаннан Радим Буранов үз укучысын алып килгән. Ул үзләрендә сайлап алу бәйгесенең зур булуын һәм моны Үзбәкстан мәдәният министрлыгы ештыруы турында әйтте. Юл чыгымнарын Үзбәкстан ягы каплаган.

– Без Үзбәкстанның Андижан өлкәсеннән. Бездә сайлап алу туры зур булды, шунда укучым Дилфүзә Шакирова сайлап алынды. Без аның белән "Сарман вальсы"н һәм үзбәк халык җырын өйрәндек. Гала концертта Дилфүзә үзбәк туй җырын башкарды. Бу җыр онытылганнар исәбендә иде, әмма аны Әлфия Авзалова Үзбәкстанда гастрольләре вакытында җырлаган. Без шуның нотасын таптык.

Мин үзем кырымтатар, 25 ел музыка мәктәбендә эшлим. Без телне гаиләдә өйрәнәбез, ул беркайда да укытылмый. Кырымтатарлар Үзбәкстанда бик аз калды инде, диде Радим Буранов.

Хәмдүнә Тимергалиева җырлый
Хәмдүнә Тимергалиева җырлый

​Жюри әгъзасы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үз исемендәге бәйге оештырылса, чит илләр белән түгел, башта үз җырчыларыбыз белән эшләр идем дигән теләген әйтте. Һәм ул бәйгенең микрофонсыз булачагын искәртте:

Әлфия апада күңел хәерчелеге булмады

– Жюри әгъзалары – югары дәрәҗәдәге осталар. Минем үземнең дә сәхнәгә чыкканыма 50 ел бит инде. Шулай да сайлавы авыр булды. Бик яхшы тавышлар бар. Әмма бөтенесенә дә беренче урынны биреп булмый. Без булдыра алганча тырыштык, тавыш биргәндә киеренкелек тумады. Актаныштан Сөмбел дигән кызны аерып әйтәсем килә, чөнки Әлфия апа аны күрсә, минем яшь вакытым дип әйтер иде. Төс-кыяфәте белән дә аңа охшаган, тавышы киң, аһәңле. Әлфия апа көчле тавышларны төркеменә ала иде. Минем тавыш калын бит инде, Әлфия апа шуны ярата иде. Миннән кала көчле җырчы – син дип әйтә иде. Сәхнәдә син – алиһә дигәне бар. Әлфия апа талантлы җырчыларны яратты. Бар шундый җырчылар, талантлы җырчыларны үзләренә якын җибәрмиләр. Әлфия апаның андый күңел хәерчелеге булмады.

Үзем бәйге оештырсам, иң әүвәл татар җырчылары белән эшләр идем. Бу заманда җырчылар бик күп, ләкин кайсылары бүлмәдән кычкырса, тавышлары ишекнең бу ягында ишетелми дә. Шуңа күрә җанлы тавышка, микрофонсыз бәйге оештырыр идем. Баштагы мәлләрдә без микрофонсыз эшләдек, аңа карап югалып калмадык. Остазларның үз укучыларын алга сөрүгә килгәндә... Мин андый вак мәсьәләләргә кысылмыйм, үз фикеремне әйтәм.

Сөмбел Заһидуллина
Сөмбел Заһидуллина

Хәмдүнә Тимергалиева билгеләп үткән Сөмбел Заһидуллина Актанышта үткән фестивальдә ачыш буларак кабул ителгән иде инде. Аннан аны Салават Әлфия апага охшагансың дип концертларында да катнаштырган. Бу юлы ул халыкчан башкару номинациясендә беренче урынны алды. Әмма сәхнәгә чыгып чыгыш ясамады. Көчле тавышлы Рөстәм​Насыйбуллин, "Голос. Дети" проектында җиңүче Сәйдә Мөхәммәтҗанова да сәхнә читендә басып карап торучылар рәтендә иде. Сәхнәдә башлыча Венера Ганиева укучылары җырлады. Бу нилектән шулай килеп чыккан – конкурсантлар өздереп әйтә алмый. Сөмбел Заһидуллина менә ниләр сөйләде:

– Салават абый "Әлфия апага охшагансың" дип 28нче концерт сезонда катнаштырды. Мин анда Әлфия апа репертуарыннан “Галия” җырын 15 көн буена башкардым. Актаныштагы бәйгедә 3нче урынны алдым, быел монда килдем. Кичә 2нче тур үтте. Шунда Хәмдүнә апа мине "койган да куйган Әлфия Авзалова" дип әйтте, Зилә апа килеп кочаклады. Зөлфия апа "сеңлемне таптым", диде.

"Төнбоек" җырын башкаргач, мине "төнбоек" дип йөртә башладылар. Бүген җырлатмадылар. Ә конкурсантлар син бүген җырлыйсыңмы соң дип аптырап килеп сорыйлар. Монда Венера Ганиева шәкертләренә өстенлек ясалды ахры. Юк, үпкәләмим, килгән кунаклар да күп бит, беренче урын да булгач, сәхнәгә чыкмавыма аптырадым гына.

Гран-при иясе Лилия Хөсәенова
Гран-при иясе Лилия Хөсәенова

Шулай итеп, сәхнәгә 16 яшьтән алып 60 яшьлекләргә кадәр чыкты. Хореография номинациясе матур бию өлгеләре белән истә калды. Нәфис сүз номинациясе юкка чыгып барган жанрга җан өрде. Бәйгедә катнашкан һәрбер кешегә истәлек бүләкләре тапшырылды. Гран-прига Актаныштан Лилия Хөсәенова һәм Венера Ганиева шәкерте Илнар Миранов лаек булды. Илнарны татарның Майкл Джексоны дип тә таныштырдылар. Аларга 100әр мең сумлык акчалата бүләк тә бирелде. Җиңүчеләр игълан ителгәч, алар уртасында Әлфия Авзалова сурәте (галограммасы) пәйда булды. Әлфия Авзалова безнең арабызда дигәннәре шушы иде күрәсең.

Белешмә: Әлфия Авзалова

Әлфия Авзалова — күренекле татар җырчысы. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышыннан кайтмый. Әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы буларак эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Мәшһүр җырчы 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат була.

XS
SM
MD
LG