Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: согуд журналисты Хашогги алдан уйлап үтерелгән


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган согуд журналисты Җамал Хашогги сәяси сәбәп белән алдан планлаштырып үтерелгән дип саный.

Төркия парламентында чыгыш ясап Рәҗәп Эрдоган, Хашогги Согуд Гарәбстаны илчелегендә 2 октябрьдә үтерелгән, диде. Президент журналистны үтерү урыны һәм вакыты алдан уйланылган булган дип белдерде. Аның сүзләренчә, үтерүдә ике төркем согудлар катнашкан. Аларның берсенә генераллар һәм башка рәсми затлар белән бергә тугыз кеше кергән. Өч кешедән торган төркем Хашоггины үтерүгә бер көн кала Истанбул янындагы урманда йөргән. Эрдоган алар журналистның мәетен күмү урыны эзләгән дип фаразлый. Согуд Гарәбстаны илчелегендә бөтен камералар сүндерелгән булган.

Хәзер Әнкара Согуд Гарәбстанына дипломатик чаралар күрү мәсьәләсен күтәрә.

Эрдоган "Согуд Гарәбстанының Хашоггиның чынлап та үтерелгән булуын тануы мөһим адым" дип бәяләде. Ләкин Төркиянең Эр-Риядка сораулары кала. Рәҗәп Эрдоган журналистны кем кушуы белән үтергәннәр, ни өчен согуд ягы белдерүләре кампа-каршы булды дип сорый. Әлеге сораулар халыкара җәмәгатьчелеккә дә чыгарылачак, диде Төркия лидеры. Эрдоган Хашоггины үтерүдә гаеплеләрне Согуд Гарәсбтанында түгел, Истанбулда хөкем итәргә кирәк дип саный.

Җамал Хашогги - танылган согуд журналисты. Соңгы елларда АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. 2 октябрьдә ул Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч югала. Төркия матбугат чаралары ул илчелектә үтерелгән, аның гәүдәсе кисәкләнгән, дип язды. АКШ һәм Европа берлеге журналистның югалуын тикшерергә чакырды. Узган атна Согуд Гарәбстаны Хашоггиның илчелек бинасында үтерелүен таныды, әмма моны сугышу нәтиҗәсендә очраклы килеп чыккан хәл дип атады. Гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә ителде.

Көнбатыш мондый аңлатулар гына җитми дип саный. Согуд Гарәбстанының тышкы эшләр министры Адел әл-Джубейр журналистның үлеме ныклап тикшереләчәк дип белдерде. Төркия һәм Согуд Гарәбстаны бердәм тикшерү төркеме төзеде.

XS
SM
MD
LG