Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ремзи Ильясов "Кырым" хәрәкәте рәисе вазифасыннан китүе турында хәбәрне кире какты


Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов

Ремзи Ильясов "Кырым" регионара хәрәкәте рәисе вазифасыннан китүе турында матбугат чараларында таралган хәбәрне ялган һәм фейк дип атады.

"Мин бу вазифадан китмәдем, бу хакта сүз дә булмады, элеккечә эшлим. Хәзер оешмабызның башкарма комитеты рәисе булган Тейфук Гафаровны алмаштырдык, бу урынга яңа кеше эзлибез. Гафаровны вазифадан җибәрү кәгазьләрен юстиция министрлыгына җибәрдек, ләкин рәсмиләр тарафыннан моңа каршылык күрсәтү мәсьәләне хәл итәргә комачаулый. Без тәкъдим итәргә җыенган кешене теләмиләр бугай. Бу - сәяси мәсьәлә. Минем исемнән фейсбукта фейк сәхифә булдырылып, минем вазифадан китүем турында хәбәрне махсус оештырдылар, мин беләм кем моны эшли ала", диде Азатлыкка Ремзи Ильясов, ләкин бер исемне дә китермәде.

2015 елда Мәскәү тарафыннан Кырымда оештырылган "Милләт" кырымтатар телеканалы 23 октябрь "Крыминформ" агентлыгы хәбәренә таянып Ремзи Ильясов саулыгы сәбәпле "Кырым" хәрәкәтенең президиум җитәкчелегеннән китте, барлык көчен депутат вазифаларын башкаруга юнәлтәчәк дип хәбәр итте.

Моңа җавап буларак Ильясов "Кырым" регионара хәрәкәтенең сәхифәсендә бу хәбәрне кире какты.

23 июль Ремзи Ильясов Кырым дәүләт шурасының рәис урынбасары вазифасыннан гариза язып киткән иде.

XS
SM
MD
LG