Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куелачак


Шиһабетдин Мәрҗани музеенда
Шиһабетдин Мәрҗани музеенда

2018 ел ахырына кадәр Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куймакчылар. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 28,6 млн сум бүленә.

Казан башкарма комитеты мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куюны башкаручыга бәйге игълан иткән. Шәһәр бюджетыннан бу эшкә 28,6 млн сум акча бүленәчәк дип яза RosTender.info.

Һәйкәлне Казан үзәгендә, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән җирдә, Мәрҗани мәчетеннән ерак булмаган урында урнаштырмакчылар. Аның тирә-ягы да яшелләндереләчәк, төзекләндереләчәк. Техник биремгә караганда, һәйкәл һәм аның янындагы бакча 2018 елның 31 декабренә кадәр әзер булырга тиеш.

Тендерда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 8 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә 12 ноябрьгә бәйге нәтиҗәләре игълан ителә.

Быел Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел булды. Ел дәвамында Татарстанда әлеге вакыйгага бәйле төрле чаралар узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итте. Моңа кадәр галимнәр Азатлыкка бу вәгъдә онытылды дип зарланып сөйләгән иде.

2016 елда Казанның шәһәр дизайны бүлеге мөдире, Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая Азатлыкның Мәрҗанига һәйкәл кую турында соравына җавап биреп Казанда якын арада Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәлен аның исемендәге урамда кую планлаштырыла дип җавап биргән иде.

XS
SM
MD
LG