Accessibility links

Уфада "Татарча диктант" яздылар


Уфада "Татарча диктант" язу, 24 октябрь 2018
Уфада "Татарча диктант" язу, 24 октябрь 2018

24 октябрь Уфада "Татарча диктант" яздылар. Ул Русия күләмендә уздырыла торган чара кысасында узды.

Чара Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында узды. Анда катнашучыларның күпчелеген шушы уку йортының татар бүлеге студентлары тәшкил итте. Шулай ук татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Башта татар кафедрасы галиме Рушания Гәрәева тексттагы кайбер авыр сүзләрнең язылышын аңлатты. Барлыгы өч кенә сүзнең дөрес язылышын аңлатып, аларны акбур белән тактага язып куйды. Диктант тексты итеп күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең "Кеше китә – җыры кала" исемле бәяненнән өзек сайланган иде. Аны Уфа авиация университеты галиме Равил Насыйбуллин яздырды.

Равил Насыйбуллин
Равил Насыйбуллин

Равил Насыйбуллин – Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлап, социология фәне буенча башта кандидатлык, аннан докторлык диссертация язган кеше. Ул шигырьләр дә яза, берничә китап авторы. Шуңа татарча диктантны техник университет галиме яздыруына гаҗәпләнүче булмады.

Русия күләмендә "Татарча диктант" язу өчен бердәм көн 27 октябрь булуга карамастан Башкортстан татарлары аны алдан язды. Моның сәбәпләрен Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов Азатлыкка шулай дип аңлатты:

"Бердәм диктант язу көне 27 октябрьдә Уфада булмаучылар аны алдан уздырырга тәкъдим ясады. Шуңа без аны бүген уздырырга булдык. Ләкин 27 октябрьдә дә "Татарча диктант" чарасы мотлак узачак", диде Алик Локманов.

Быел "Татарча диктант" чарасына ике әсәр сайланган. Татарстанда катнашучылар өчен язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, ә чит илләр һәм төбәкләр өчен татар язучысы, балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсәреннән өзек әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG