Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров украин-русия комиссиясе утырышын туктатты


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

24 октябрь Киевта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Азак диңгезендә балык тоту квоталарын билгеләү өчен җыелган украин-русия комиссиясе утырышына килеп аның эшен туктатты.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров украин-русия комиссиясе утырышына килеп "Бу эшегезне туктатыгыз, монда җинаятьче утыра, ул (Русия делегациясе җитәкчесе Игорь Рулев - ред.) Русия оккупацияләгән безнең җиребезгә барды, димәк ул җинаятьче. Сез җинаятьче белән сөйләшәсез. Без беләбез, монда Кырымга барган тагын өч кеше бар. Сез нишлисез? Мин инде 5 ел Кырымга кайта алмыйм, дистәләрчә мең кешебез Кырымнан китәргә мәҗбүр булды, алар безнең балаларыбызны үтерәләр, бездә 113 бала әтисез калды, без монда (Киевта) кичә аларга ярдәм иту өчен чара уздырдык, Русия 70 кешебезне төрмәгә утыртты. Сез монда утырасыз, дипломатларны чакырасыз. Украин җәмгыяте сезгә моны гафу итәр дип уйлыйсызмы? Мин сезгә утырышны тыя алмыйм, ләкин мин сезне җыелышны туктатырга чакырам. Утырышны туктатыгыз, тәнәфес игълан итегез", диде Чубаров.

Утырышка килгән тагын бер депутат Сергей Высоцкий да шуны ук таләп ите. Аның чакыруы белән килгән полиция Украина иминлек вәкилләренә Русия делегациясен тикшерү өчен полиция бүлегенә алып барырга кушты. Шулай итеп утырыш туктатылды, Русия делегациясе бер бүлмәдә бикләнеп утырды, аларны Русиянең дипломат машиналары алып китте.

Бу комиссиянең утырышын кем оештырды, украин хакимиятендә моңа кем җаваплы булганы тикшерелә.

Украинаның чик буе хезмәте вәкиле Олег Слободян Русия делегациясе җитәкчесе Игорь Рулевның Кырымга барганы хакында бездә төгәл мәгълүмат юк, алар Украинага кергәндә мондый сорауга һәммәсе Кырымга бармадык дип җавап бирделәр, ләкин бездә барлык очракларны тикшерәргә мөмкинлек юк диде.

"Азак диңгезендә Русия ягы украин көймәләрен туктатып тикшереп торганда, Донбасста сугыш барганда, Кырым аннексияләнгәндә балык тоту квоталарын бүлешү - башбаштаклык. Европа парламентында Азак диңгезендә Русия хезмәтләренең кылганнары өчен Русиягә чикләүләр кертү мәсьәләсе өйрәнелгәндә, без монда үзара эшчәнлек турында сөйләшәбез. Моны күргән Европа илләре моны ничек кабул итәр? Русия исә мондый эшчәнлекне, нинди сугыш, нинди санкцияләр, без бергә эшлибез, дип күрсәтер" дип килеп чыккан вазгыятькә бәя бирә украин экспертлары.

XS
SM
MD
LG