Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Росгвардия башлыгы Золотовның дачасын тартып алуны таләп итә


Алексей Навальный (с) һәм Виктор Золотов (у)
Алексей Навальный (с) һәм Виктор Золотов (у)

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный Росгвардия башлыгы Виктор Золотов элек дәүләтнеке булган дачаны канунсыз рәвештә үзләштергән дип саный.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный Росгвардия башлыгы Виктор Золотовның дачасын кире дәүләткә кайтаруны сорый. Үзенең YouTube каналында Навальный бу уңайдан Росимуществога мөрәҗәгать җибәрүе турында хәбәр итә.

Сүз Калчуга Малая авылындагы дача турында бара. Элек монда Совет берлеге җитәкчеләренең берсе Анастас Микоян һәм башка совет дәүләт эшлеклеләре яшәгән. Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) тикшерүендә Золотов 2002 елда 274,6 дүрткел метр тәшкил иткән бина алган һәм ул күчемсез милек кимендә 200 миллион сум тора диелә.

Навальный Золотовны коррупциядә гаепли. Августта ФБК Росгвардиягә бәйле тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Анда Росгвардия хезмәткәрләренә азык-төлек кыйммәт бәядән сатып алына, ә бу эштән файда күрүчеләр булып "йә премьер-министр Медведев, йә аның даирәсендәге кешеләр тора" диелгән иде.

Моңа җавап итеп Золотов Навальныйны сугышырга чакырды һәм аннан "яхшы гына ит кисәге" ясарга вәгъдә бирде.

Төрмәдә 50 тәүлек утырып чыккан Алексей Навальный исә Росгвардия башлыгын Беренче каналда яки башка берәр федераль телевидение каналында турыдан-туры эфирда дебат уздырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG