Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанлы террорчылыкны финанслауда гаепләнеп 3,5 елга хөкем ителде


Рәис Хәйбуллин "Чистай җәмәгате" террорчылык төркемен оештыручы дип танылган Рәис Мингалиевкә 50 мең сум акча бирүдә гаепләнде.

Чистайда яшәүче 43 яшьлек Рәис Хәйбуллин террорчылыкка ярдәм итү маддәсе нигезендә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

"2013 елның октябреннән 2014 елның гыйнварына кадәр Хәйбуллин мәхкәмә тарафыннан "Чистай җәмәгате" террорчылык төркеме оештыручы дип танылган Рәис Мингалиевка 50 мең сум күләмендә акча һәм 1450 сумлык азык-төлек тапшырган", диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.

Рәис Хәйбуллин быел июньдә тоткарланган булган.

"Чистай җәмәгате" эшендә тикшерүчеләр түбәндәге версияне алга сөрде: 2007 елда Чистайда үзен "Татарстанның төп мөҗаһиде" дип санаган Рәис Миңгалиев һәм Марат Сабиров "Чистай җәмәгате" төркемен булдырган. Соңрак Миңгалиев "Татарстан мөҗаһидләре" дигән террор төркемен булдырган. Алар аны "Кавказ Әмирлеге"нең Идел буе филиалы буларак таныткан. Беренче "әмир" Рәис Миңгалиев "Кавказ Әмирлеге" җитәкчесе Доку Умаровка ант итеп Вәлиулла Ягъкубны үтергән һәм Илдус Фәизгә һөҗүм ясаган, шуннан соң интернетта ике видеомөрәҗәгать чыгарган. Бу – тикшерүчеләр белдерүе.

Шулай ук тикшерү 2013 елның ноябрендә алар "Түбән Кама Нефтехим" корылмаларына кулдан ясалган реактив ракетлар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр дип бара.

2014 елда Чистайда уздырылган махсус чара барышында төркемнең оештыручысы дип аталган Рәис Миңгалиев һәм аның төркемдәше дип аталган бер кеше юк ителән иде.

2017 елның мартында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүче тугыз кешене 16 елдан алып 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыкты.

XS
SM
MD
LG