Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы митинг үтте


Митинг барышы
Митинг барышы

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае мәйданында чүп яндыру заводын төзүгә каршы чираттагы митинг үтте. Чарага барлыгы 200-300 кеше килде.

Урам чарасына рөхсәт алу шактый авыр булган. Бу хакта оештыручылар әйтте. "Казанда чүп яндыру заводына каршы. Калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү яклы" иҗтимагый оешма активисты Вера Керпель Азатлыкка әйтүенчә, чара уздыруны сорап хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килгән .

"Без башта митингны 21 нче октябрьда оештырырга булган идек, безнең гаризаны озак карадылар да, бер атна кала Крылья Советов паркында үткәрү өчен рөхсәт бирделәр. Кешене чакырып өлгермәү сәбәпле без ризалашмадык.

Шәһәр үзәге-Вахитов һәйкәле янында һәм Ирек мәйданында да уздырырга дип гариза тапшырдык. Кире кактылар. Шунысы кызык, Ирек мәйданында уздыруны да сораган идек. Уку йорты, ягъни КАИга 50 метрдан да якынрак урнашкан дигән сылтау белән урам чарасын оештыру мөмкин түгел дигән хат килде. ("Тәре йөреше" яки "Үлемсез полк" чараларына рөхсәт бирелде - ред. Ирек мәйданы күп халык катнашындагы чаралар үткәрү исемлегендә бар бит. Нәтиҗәдә Елена Изотова 28 октябрь, сәгать өчкә тапшырган гаризаны имзалаганнар", диде ул.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Чүп яндыру заводын төзүгә каршы чараларны беренче булып милли хәрәкәт оештырган була. Бөтентатар иҗтимагый оешмасы рәсие Фәрит Зәкиев хөкүмәт даирәләрнең халык фикеренә колак салмауны үзенчә аңлата,

"Алар үзләренә кагылмаган очракта битарафлык күрсәтәләр. Бу Совет заманасыннан бирле шулай", ди ул.

Зәкиев сүзләренчә, ТАССР җитәкчеләре дә кешеләр турында уйламады, хәзерге хакимият тагын да яманрак.

"КПСС өлкә комитетының Ак кош күле янында обком дачалары бар иде. Казаноргсинтез заводы төзелгәч, алар барысы да Боровое Матюшинога күчтеләр. Шул ук вакытта, андагы пионер лагерьлары калды, балаларны беркая да күчермәделәр.

Химиядә синергетика эффекты дигән төшенчә бар. Оргситезның агусы һәм бу чүп яндыру заводы агусы бергә кушылган очракта дүрт тапкырга күбрәк зыян бирәчәк. Бөтен халык үлеп бетәчәк", диде ул.

Митингны оештыручы Елена Изотова әйткәнчә аларның таләпләре шул ук: чүп яндыру заводы төзелмәскә тиеш, чүп-чар аерым җыелып, калдыкларны эшкәртү зарур.

“Без бу максатка һичшиксез ирешәчәкбез, күптән түгел мәхкәмәдә бер утырышны җиңдек, өметебез зурдан, ди Изотова.

Елена ханым әйтүенчә, гариза тапшырганда Ленин мәдәният сараена 500 кеше килер дип көтелгән иде, әмма Казанда беренче кар яву сәбәплеме, катнашучылар саны 250-300 кеше чамасы гына була.

7 августта Осиново бистәсендә узган чарада меңнән артык кеше катнашкан иде.

Завод төзергә планлаштырылган җир инде төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы 50% каты калдыкларны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG