Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры булып Өлфәт Мостафин сайланды


Өлфәт Мостафин. "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте сайтыннан
Өлфәт Мостафин. "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте сайтыннан

Уфа шәһәре башлыгы вазифасына "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте җитәкчесе урынбасары Өлфәт Мостафин намзәте хупланган.

Өлфәт Мостафин намзәтен хуплап УФа шәһәре шурасының 28 депутаты тавыш биргән, берсе каршы булган, берсе тавыш бирүдән тотылып калган.

Уфа мэры вазифасына бәйгедә катнашырга теләп 29 кеше гариза биргән иде. Аларның берсе - машина йөртүче булып эшләүче документларын кире алды. Дәгъва итүчеләр бәйгенең ябык булуына зарланды.

Гариза тапшырган 29 кешедән тугызы Уфа мэры вазифасына бәйгегә кертелде. 20 намзәт җирле үзидарә турындагы кануннар таләпләренә җавап бирмәгән яки тиешле документлар тапшырмаган диелде.

Өлфәт Мостафин 1959 елда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында туган. Техник фәннәр кандидаты. 1990нчы елларда "Газпром" системында эшли. 2003 елда Башкортстан президенты идарәсендә финанс-хуҗалык идарәлеге җитәкчесе вазифасына күчә, соңрак тагы "Газпром"га кайта.

XS
SM
MD
LG