Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министры: байларга күбрәк салым салуның файдасы юк


Антон Силуанов һәм Владимир Путин
Антон Силуанов һәм Владимир Путин

Антон Силуанов прогрессив салымга каршы булуын белдерде. "Байлар моны ничек тә урап узарга тырышачак, акчаларын илдән бөтенләй чыгарырга мөмкиннәр", ди министр.

Русия финанс министры Антон Силуанов прогрессив салым шкаласы кертүнең кимчелекләре күп диде. "Байлар башсыз түгел, моннан качу юлын табачаклар, акчаларын илдән бөтенләй чыгарырга мөмкиннәр", диде министр "Познер" тапшыруында. Аның сүзләренчә, әлегә "хезмәт хакларын һәм пенсияләрне күтәрергә кирәк".

Силуанов "керемнәрнең тигез булмавы җәмгыятьтә киеренкелек тудыруын" һәм шуңа бәйле байларга салымнарны арттыру тәкъдимнәрен барлыгын таный. Аның сүзләренчә, бу инде эшләнгән. "Кыйммәтле машиналар, йортлар, яхталар, фатирлар һәм башкалар өчен" салымнар арттырылды диде министр.

Русиядә өч миллион сумнан артык торган машиналарга салым күләме зуррак. Физик шәхесләр милке салымы да күчемсез милек бәясенә карап салына. Әмма әлеге салымны кешеләр 2020 елдан соң гына түли башлаячак.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та прогрессив салымга бәйле фикерен белдергән иде. "Бу кайчан да булса булачак. Финансист буларак шуны әйтә алам: прогрессив шкала булганда без керем салымын күпкә азрак җыя идек. Хәзер дә без аңа карап күбрәк акча җыймаячакбыз. Әмма инде без үзгәргәч – ун-унбиш елдан – аны барыбер кертергә кирәк булачак", диде президент.

XS
SM
MD
LG