Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның дәүләт матбугат чаралары "Башинформ"га тапшырылды. Җитәкчесе Ростислав Морзагулов булачак


"Башинформ" агентлыгы
"Башинформ" агентлыгы

Радий Хәбиров фәрманы белән Башкортстанның дәүләт матбугат чаралары "Башинформ" ширкәте канаты астына җыелачак. Ростислав Морзагулов ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе итеп билгеләнгән.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 30 октябрьдә республика медиасы өлкәсенә кагылышлы үзгәрешләр турындагы фәрманга кул куйды. "Башкортстан" телерадиоширкәте (БСТ), "Республика Башкортстан" нәшрият йорты (аңа 2014 елдан 100дән артык дәүләт матбугат чаралары керә), "Башкортстан" нәшрияты, "Мәгълүмати технологияләр" дәүләт оешмасы, "Башкортстанның иярчен телекоммуникацияләре" ширкәте, "Башкортстан" киностудиясе "Башинформ" акционерлык ширкәтенә керәчәк.

Әлеге оешмаларда барлыгы өч меңнән артык кеше эшли. Башкортстан хөкүмәтенә "Башинформ"га күбрәк акча бүлеп бирергә һәм фәрманны үтәү чараларын күрергә кушылган. Ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе итеп элек Башкортстанда Радий Хәбиров такымында эшләгән Ростислав Морзагулов билгеләнгән. Ул шура утырышында "республика хакимияте оешмаларының мәгълүмати сәясәтен алып баручы бердәм үзәк булдырабыз" дип сөйләгән.

"Радий Хәбиров хәзерге заманда халыкның түрәләргә, яшәү сыйфатына җаваплы башка кешеләргә басым ясауның эффектив каналларын булдыру никадәр мөһим икәнен аңлый. Бу, әлбәттә, хакимиятнең үз куллары белән үзенә камыт киюе. Ләкин заманча җәмгыятьтә җәмәгатьчелек белән элемтәләр башкача эшли алмый. Яки хакимият басым каналын җайлый, йә коллапста кала", дип китерә "Башинформ" агентлыгы Морзагулов сүзләрен.

2014 елда Башкорстанның дәүләт басмалары берләштерүгә дучар булган иде инде. Ул вакытта "Башкортстан" нәшрият йорты төзелеп, ул 103 муниципаль һәм унитар оешмаларны берләштерде. Аның 74 филилалы бар. Болар нигездә барлык район һәм республиканың дәүләт басмалары. Әлеге берләшүдән соң журналистлар хезмәт хаклары кимүе һәм цензура артуы турында белдерде.

Белешмә: Ростислав Морзагулов

Ростислав Морзагулов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туа. 1995-97 елларда "Советская Башкирия" гәзитендә хәбәрче булып эшли. 1997 елда Мәскәү дәүләт университетында укый башлый. 1999-2003 елларда ОРТ телевидение каналында яңалыклар бүлегендә эшли. 2004-2007 Башкортстан президенты сүзчесе. 2007-2009 Русия торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртү фонды директоры. 2010-2011 Башкортстан президенты идарәсе башлыгы урынбасары. 2011-2013 "Төньяк Кавказ курортлары" акционер җәмгыятенең баш директоры урынбасары. Күпмедер вакыт Морзаголов Парижда яшәде, Русия федерациясе сайлау системын үстерү институтының башкарма җитәкчесе булды. 2016 елда Башкорстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов турында "Бөтен Русия Бабае яисә өяз демократиясе үзенчәлекләре" китабын тәкъдим итте.​

XS
SM
MD
LG